Кайберәүләр татлы борычны помидор кебек үстерә дә, уңышы начар булды, дип зарлана. Ә бит аны үстерү кагыйдәләре бөтенләй башкача.
* Төбен өймәскә. Татлы борычның, җимеш агачы кебек, тамыр муенсасы бар. Утыртканда, туфракка күмелеп калмаска тиеш ул. Юкса борычлары бик соңарып кына төшәчәк. Үсентенең, помидорныкыннан аермалы буларак, иярчен тамырлары юк. Шуңа күрә төбен өйгән очракта, бик озак үсеп, соңарып кына чәчәк атачак.
* Туфрагын йомшартмаска. Тамырлары бик өстә урнашканлыктан, төбен йомшартканда, зыян килергә мөмкин. Шуңа күрә мүлчәләргә генә кирәк.
* Суны күп сипмәскә. Еш, ләкин аз-азлап сибүне ярата. Помидор исә сирәк, әмма мулдан сибүне таләп итә.
* Чамасын белеп тукландырырга. Ике чын яфрагы чыккач тукландыра башларга мөмкин (8–10 көнгә бер тапкыр). Фосфорлысына караганда, азот һәм калийлы ашламаны хуп күрә. Ләкин чамасын белеп, аз-азлап кына тукландырырга кирәк. Татлы борыч тиресне дә яратмый. Тәмлерәк булсын өчен, туфрагына әче күкертле калий (10 л суга 20–30 г) кертергә.
* Куе утыртмаска. Үсемлекләр арасында – 25–30 см, рәт арасында 55–60 см ераклык калырга тиеш.
Рәйсә Сибгатуллина. Питрәч районы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез