Гадәттә орлыкны бик иртә – февраль башларында ук чәчкән очракта шулай була. Күчереп утыртканда, томат үсентесе 60–65 көнлек булырга тиеш.
Үсентеләрне теплицага яки ачык туфракка кайчан утыртырга планлаштырасыз, шул сроктан артка таба санап, тишелү өчен биш көн өстәргә кирәк. Безнең якларда помидор үсентеләре ачык туфракка гадәттә 10 июнь тирәсендә күчереп утыртыла. Шуңа күрә ачык грунтта үсәчәк помидорларны апрель башында гына чәчәргә кирәк. Сабакның сузылып үсүе яктылык җитмәүгә, шулай ук бүлмә һавасының бик җылы булуына бәйле. Үсентеләр кимендә 12 сәгать дәвамында яктыда торырга, тәрәзә төбендәге температура – көндез 20–21, төнлә 18–19 градустан артмаска тиеш. Кояшлы көннәрдә форточканы ачып җилләтергә, температураның 23–25 градустан күтәрелмәвен күзәтеп торырга. Ә инде күчереп утыртырга ике атна кала, үсентеләрне теплицага яки балконга алып чыгып чыныктырырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез