Татарстанда поши да җитәрлек, марал да, куян да үрчегән. Әле өстәвенә Кызыл китаптан көрән аюны да чыгарганнар. Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының еллык киңәйтелгән утырышында сөйләделәр.
Комитет рәисе Федор Батков сүзләренчә, мараллар һәм тимгелле боланнар моннан ун ел элек кенә үрчетелә башласа да, инде былтырдан башлап аларны ауларга да ярый. Хәзер аларны 18 районда очратырга мөмкин. Республикада мараллар һәм тимгелле боланнар саны 3 меңнән артып китә.
– 2024 елда аучылык ресурсларының гомуми икътисадый бәясе 2,9 млрд сум тәшкил итеп, уртача еллык үсеш – 16 процентка, ә 10 ел эчендә 2,5 тапкыр арткан. Запасларның икътисадый бәясе күбесенчә поши һәм кыр кәҗәсе санының артуы исәбенә күтәрелде. Шулай ук пошиларның да артуы күзәтелә. Бүген алар 16 мең баштан күбрәк, – дип хисап тотты Федор Батков. – Кабан дуңгызының булмавы аркасында аучыларга 30 миллион сумлык юллама сатылмый калды. Бу югалтуны поши һәм кыр кәҗәсе белән каплап булачак. Соңгысына азык табу кыенрак. Ул ерткыч хайваннарга да каршы тора алмый. Шуңа күрә кыр кәҗәсен үзебезгә сакларга, аңа үрчер өчен шартлар тудырырга кирәк.
Узган ел көрән аюны Кызыл китаптан чыгарганнар. Соңгы 10 ел эчендә аюлар саны өч тапкыр арткан. 2015 елда Татарстанда 34 аю яшәсә, хәзер аларның саны 97 икән.
– Көрән аю 1995 елда Кызыл китапка кертелгән иде. Хәзер инде аюларны атарга да була. Алар Әгерҗе, Мамадыш, Яшел Үзән, Балык Бистәсе районнарында күпләп очрый. 70 проценттан артыгы бездә кыш чыга, – ди Федор Батков.
Саннарга тукталсак, 2024 елда комитет хезмәткәрләре 1,5 меңнән артык күчмә тикшерү, 23 профилактик чара уздырган. 1 меңнән артык административ хокук бозуга чик куелган. 2,2 млн сум күләмендә штраф салынган, шуның 97 проценты түләтелгән. Ачыкланган материаллар буенча 72 җинаять эше кузгатылган, 35 кеше төрле җәзага хөкем ителгән. 8,7 млн сумлык зыянның 92 проценты кире кайтарылган. 1 автомобиль, моторлы 2 көймә һәм 5 мылтык тартып алынган. 46 хокук бозучы аучылык хокукыннан мәхрүм ителгән.
Су байлыкларын саклау буенча күзәтчелек органнарының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә 7 меңнән артык рейд чарасы уздырылган. Сулыклардан 5 меңгә якын балык тоту коралы браконьерлардан алынган. Булдырылмый калган экологик зыян 96 млн сум тәшкил иткән. 2 меңләп административ хокук бозу очрагы ачыкланган. 64 җинаять эше кузгатылган.
Утырышта кыргый хайваннарны атарга рөхсәт алучыларның артуын да әйттеләр. Бер ел эчендә аларның саны, 12 процентка артып, 38,4 меңгә җиткән. Аучылар аеруча куян атарга күп йөргән. 2024 елда аларны 73 аучылык хуҗалыгында атарга рөхсәт ителгән.
Ату дигәннән, комитет корал тапшырган кешеләргә акча түләп, коралларны СВО зонасына җибәргән. Узган ел егетләргә 500 мылтык һәм 15 мең патрон озатылган.
Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының еллык эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
– 1 сентябрьдән «Аучылык һәм аучылык ресурсларын саклау турында» Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә. Бу ау билетын алу процедурасын контрольдә тотуны көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Аучыларның белемнәрен тикшерергә, әзерлексез килгән кешеләргә билет бирмәскә кирәк. Корал белән эш итүгә зур игътибар бирелсен, – диде ул. – Республика алдында киләсе 10 елга аучылык буенча яңа документ булдыру бурычы тора.
Әлеге документта бүгенге хәлләрне исәпкә алып, алга таба башкарыласы эшләр билгеләнәчәк. Аучылар да коралны әнә шуңа карап тотарга тиеш булачак.
Татарстанда – аучылык ресурсларының икътисадый бәясе
Барлыгы 2,9 млрд сум
Поши – 1,2 млрд сум
Кыр кәҗәсе – 0,8 млрд сум
Көртлек – 0,3 млрд сум
Кыр тавыгы – 0,1 млрд сум
Үрдәк – 0,1 млрд сум
Байбак – 0,1 млрд сум
Башка төрләр – 0,3 млрд сум
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез