Газетага язылу

Пошилар да, куяннар да азды: «ВТ» журналисты урмандагы хайваннарның хәле турында сорашты

Быелгы кыш салкынын да, карын да кызганмады. Ә менә урмандагы кош-кортлар, җәнлекләр нишли икән? «ВТ» журналисты шул хакта белеште.

Биләр урманчылыгы җитәкчесе Рамил Нуруллин әйтүенчә, ул якларда поши, кыр кәҗәсе, кабаннар саны арткан.

– Җәнлекләрне ашату безнең өстә булмаса да, игьтибарсыз калдырмыйбыз. Районда егерьләр эшли. Алар бөтен кыргый хайванның исәбен дә белә, ризыгын да кайгырта, – ди ул. – Кыргый хайваннар ачтан үлми. Табигать үзе барысын да кайгырта. Кар бит бөтен җирдә дә тау кадәр яумады. Урман-басуларның бер өлешендә бөтенләй карсыз җирләр дә бар. Җәнлекләр үзенә кирәген эзләп ашый.

Балык Бистәсе районында урнашкан Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиевкә кыргый хайваннардан бигрәк, агачлар кадерле.

– Пошилар бик артты быел. Алар яшь агачларга зыян сала. Аеруча нарат агачын кимерәләр. Әле аның да яшен сайлыйлар. Киртә аша питомникларга кереп, кар астыннан табып алалар. Нарат булмаса, усак кайрысына ябышалар, – ди урманчы. – Мараллар да күбәйде. Алар да карны актарып, үзенә ризык табып ашый. Тиеннәр дә тик ятмый. Чыршы күркәсен ачып, шуның орлыгы белән сыйлана. Берничә ел авылга селәүсеннәр төшә башлаган иде, алар хәзер күренми. Димәк, ризык җитә. Ә менә куяннарның чуты юк.

Куян дигәннән, алардан зыян күрмәгән кеше юктыр ул. Кукмара районының Төркәш авылында яшәүчеләр дә куяннардан зарлана.

– Кешедән дә курыкмый башладылар инде, – ди Рәис Басыйров. – Бөтен алмагачны кимереп бетерделәр. Күршеләр дә зарлана. Урманда агач беткәндерме? Әле ярый быел төлке күренми. Алардан кот очып тора инде. Төлке бит ул сау-сәламәт булса, авылга төшми дә.

Кыргый хайваннар гына түгел, урман кошлары да бар бит әле. Урманчылар әйтүенчә, кыр тавыклары да нык үрчегән. Рамил Нуруллин әйтүенчә, аларга кар астында ризык җитәрлек.

– Хәзер бит үләннәр куе үсә. Чабучы булмагач, орлыгы да үзендә. Кыр тавыклары шуларны эзләп ашый, – ди ул.

Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар дөньясына күзәтү бүлеге мөдире Илфат Вәлиев, кошларга азыкны дөрес сайларга кирәк, дип кисәтә.

 – Безнең хезмәткәрләр республиканың аучылык биләмәләрендә җимлекләр, утлыклар урнаштырып, кыргый хайваннарны ашата. Аларга тоз, салам, ашлык һәм башка төрле азыклар салалар. Тояклылар өчен тоз бик кирәк. Кайбер төр хайваннар өчен бодай да салабыз. Азык җәнлекләрнең кайбер төр авыруларга каршы торучанлыкларын арттыра һәм күченеп йөрүдән коткара. Ризык әзерләп куйгач, хайваннар салкыннарны җиңелрәк үткәрә, – ди ул. – Кошларга тозсыз көнбагыш һәм кабак төше, чистартылмаган тары бөртекләре, солы бөртекләре, киптерелгән җиләкләр (миләш, балан), тозсыз сало (песнәкләргә), вакланган чикләвекләр ашатырга була. Кара һәм арыш ипие, тозлы, кыздырылган һәм ысланган ит, цитрус, сөт ризыклары, күгәргән, бозылган азык кошларга үлем куркынычы тудыра. Ашатам дип зыян сала күрмәгез!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре