Дустанә булмаган илләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары декабрь аенда Россия Президентының зур матбугат конференциясе һәм “Туры элемтә”сенә кертеләчәк. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков шул хакта белдергән, дип яза “ТАСС”.
“Дустанә булмаган илләрнең журналистлары кертелә”, – дип раслаган дәүләт башлыгы матбугат секретаре. “Без аларны чакырабыз. Алар эшли”, – дип тә өстәгән.
Матбугат конференциясенең вакытына килгәндә, Песков чараның, гадәттәгечә, декабрьнең бер пәнҗешәмбесендә булачагын, төгәл көненең соңрак белдереләчәген әйткән.
Исегезгә төшерәбез: узган елда Россия Президентының “Туры элемтә” белән бергә зур матбугат конференциясе 14 декабрьдә уздырылган иде. 2022 елда бу чараларның икесе дә үткәрелмичә калды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез