Казанның Совет районы прокуратурасына махсус хәрби операциядә катнашучы 43 яшьлек ир-аттан суд приставлары гамәлләренә ризасызлык белдерелгән мөрәҗәгать кергән.
Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, суд приставлары әлеге ир-атка карата кредитын түләтүгә эшләр ачкан, банк счетларына арест салган һәм шул акча хисабына бурычын түләтү турында карар чыгарган. Нәтиҗәдә ул закон нигезендә үзенә тиешле акчаларны ала алмаган.
СВОда катнашучы суд приставлары хезмәтенә, банк счетларын аресттан “азат итеп”, бурычын түләтү буенча кузгатылган эшләрне туктатып тору үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Әмма аның үтенече канәгатьләндерелмәгән. Гәрчә законда махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата мондый эшләрне туктатып тору каралса да.
Ир-ат үз хокукларын яклау максатында прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Прокурор үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буена Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстандагы Баш идарәсе җитәкчесенә закон бозу очрагын юкка чыгару турында күрсәтмә биргән.
Шулай итеп, күзәтчелек ведомствосы ярдәмендә махсус хәрби операциядә катнашучының хокуклары торгызылган, банк счетларыннан арест алынган, кузгатылган эшләр туктатып торылган, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез