Бу һәм башка сорауларга «Җавап бар!» тапшыруында психотерапевт, Татарстанның атказанган табибы Гомәр Зыятдинов җавап бирде.
– Гомәр әфәнде, психология, психотерапиянең популярлашып китүе нәрсә дигән сүз? Җәмгыятьнең рухы какшадымы, әллә кеше үз эчендә эзләнә башладымы?
– Кеше гомере буе үз эчендә эзләнә. Үз вакытында аш бүлмәсендә кемдер дус-туганнары, кемдер шешә белән эзләнә иде...
Хәзер исә кеше рухи халәт турында күбрәк уйлый башлады. Кайсы каналны ачсаң, кая карасаң – шунда психолог сөйләп тора. Күп сөйләнгәч, кеше ирексездән шул турыда уйлый башлый. Гегельның икенче диалектика законы бар. Ул микъдар үзгәрешләренең сыйфат үзгәрешләренә күчүе турында. Безгә дә шул турыда сөйләделәр, сөйләделәр дә без дә шуны уйлый башладык. Бик яхшы, уйлыйк. Үзебез турында үзебез уйламасак, без тәнкыйди фикерләүне үстерә, зур кешегә әйләнә алмаячакбыз.
Проблемалар артмады, без аларны күрә башладык.
– Монысы сөендерә, әлбәттә. Ләкин тагын бер проблема калкып чыга бит. Ярый ла сезнең кебек тәҗрибәле белгечкә килеп эләксәң. Әмма хәзер 2–3 ай укып, кулына төсле принтерда чыгарылган мөһерле кәгазь алып, психолог булып утыручылар күбәеп китте бит. Шулар арасыннан яхшы белгечләрне ничек эзләп табарга?
– Иң куркынычы – алар. Укырга керүгә яки кергәнче, социаль челтәрләрдә блогларын ачалар да, тәкъдимнәрен куя башлыйлар. Һәм бу – чыннан да, бик зур проблема. Без инде ничә еллар буе психология турындагы закон әзерли алмыйбыз. Әмма бу турыда һәрвакыт бәхәсләр, фикер алышулар булып тора. Дистанцион укуны бетерделәр. Анысы бигрәк җиңел бит. Чәй эчә-эчә укыйлар иде.
Ике, өч, дүрт ай эчендә психолог булып булмый. Ким дигәндә, дүрт ел укырга кирәк. Әмма без гомер буе укыйбыз.
Ике-өч ай укыган психологлардан качарга кирәк. Документларын, кайда укыганнарын сорарга оялмагыз! Супервизорлары, ягъни аларны контрольдә тотучы белгечләре бармы? Шәхси терапия узамы алар? Боларның барысы да мөһим.
– Шул кешеләр теләсә нинди киңәш биреп утыра бит әле: «Син үзеңне ярат», «Әлеге проблемага игътибар итмә»... Бу киңәшләр белән кая барып чыгарбыз икән? Үзебезне кирәгеннән артык яратырга өйрәнеп бетмәбезме?
– Без үзебезне яратмасак, мескен, бичара булып йөрибез. Менә кешенең бик яхшы сыйфатлары, сәләтле бар, әмма ул үзен санламый. Бу дөрес түгел. Ә инде ярату күбрәккә китсә, ул эгоцентризмга (бары тик үзеңне генә күрү, башкаларның фикерләре белән санлашмау, әйләнә-тирә дөньяны фәкать үз фикереңнән чыгып бәяләү. – Авт.) әйләнә.
Кеше үзен яратмаса, башкаларны да ярата алмый.
Әмма кеше аңларга тиеш: минем кайсы якларым яхшы, кайсыларын үстерергә кирәк, нинди сыйфатларымны бераз «тынычландырырга» кирәк. Ягъни үзеңә адекват бәя бирә белү, алтын урталыкны табу мөһим.
– Гомәр әфәнде, сезнең профессия им-томчыларга, күрәзәчеләргә нинди карашта? Кеше аларга ни өчен бара?
– Әкияткә ышанганга күрә. Минем дәү әни Казанда бик данлыклы абыстай иде. Әле дә хәтерлим: мин кечкенә чакта аның янына дәрес алырга Тәлгать Таҗетдин да килә иде. Бервакыт дәү әни: «Бик яхшы төш күрдем: мәетләр яныма килде», – ди. Мин әйтәм, кешеләр андый төштән курка бит, минем артымнан килделәр, дип юрый. «Акылсыз кеше сүзе ул. Бик яхшы төш бу. Минем аларны күптән исемә төшергәнем юк, бүген рухларына дога кылам», – дип җавап бирде ул миңа. Үлгән кешедән куркырга кирәкми, тере кешедән куркырга кирәк. Ходайга һәм үзеңә ышанырга кирәк.
Күрәзәчеләргә йөрүчеләр Ходайга да ышанмый, үзләренә дә ышанмый. Әкияткә ышанып йөриләр.
Әңгәмәне тулысынча әлеге сылтама аша карый аласыз
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез