Россия Президенты Владимир Путин Владивостокта IX Көнчыгыш икътисадый форумының пленар утырышында Запорожье һәм Курск атом электр станцияләрен һөҗүмгә тоту омтылышларына карата Россиянең ихтимал җавабы нәтиҗәләре турында уйланырга тәкъдим иткән.
«Бик хәтәр террорчылык актлары бу. Без дә шулай ук җавап бирә калсак, нәрсә булачагын күз алдына китерәсездер. Европаның шушы өлешендә нәрсә буласын”, – дип билгеләп үткән дәүләт башлыгы бу җәһәттән сорауга җавап биреп.
Исегезгә төшерәбез: Россия инде берничә тапкыр Украина кораллы көчләрен Запорожье һәм Курск атом электр станцияләренә һөҗүм итү омтылышында гаепләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез