Россия хакимиятенең Telegram мессенджерына нигез салучы Павел Дуровка карата бернинди дә дәгъвасы юк. Президент Владимир Путин Владивостокта IX Көнчыгыш икътисадый форумы пленар сессиясендә шул хакта белдергән.
“Павел Дуровка карата бернинди дә дәгъвабыз булмады. Күп кенә илләрнең дәгъвалары барлыгын беләм. Платформаның теге яки бу дәүләтнең икътисадына яки иминлегенә зыян салырдай кемнәрдер, ниндидер структуралар тарафыннан ничектер файдалануына бәйле рәвештә”, – дип билгеләп үткән Россия Президенты.
Шул ук вакытта Владимир Путин Франция җитәкчелеген, бизнесменны тоткарлап, интернет-платформаларны аеруда гаепләп телгә алган.
“Россия Хөкүмәтенең дә аңа карата ниндидер сораулары була алыр иде, дип уйлыйм. Әмма, моның ише платформаларның барысында да шундый ук хәл. Дуровны тоткарлаганнар икән, башкаларын да ябарга, кулга алырга кирәк. Һәрхәлдә, Франция хакимиятенең гамәлләре аңлашылып бетми, чөнки бер платформага гына шундый мөнәсәбәт күрсәтелә”, – дип билгеләп үткән Россия Президенты.
Владимир Путин күп еллар элек Дуров белән Мәскәүдә бер тапкыр очрашканлыгын искә төшергән. Шул ук вакытта күптән түгел генә Әзербәйҗан башкаласы Бакуга сәфәре барышында аның белән очрашуын кире каккан.
Исегезгә төшерәбез: Телеграмга нигез салучы Павел Дуровны 24 августта Әзербәйҗаннан киткәннән соң Париж янындагы Ле-Бурже аэропортында тоткарлаганнар. Соңрак – 28 августта, гаепләү белдереп, суд күзәтчелегенә алганнар. Дуровка Франциядә
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез