Путин кыйммәтле металл буенча БРИКС платформасын булдыруның күздә тотылуын белдерде

Россия – җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү ягында. Президент Владимир Путин Казанда БРИКС саммиты утырышы кысасында шул хакта белдерде. Аның искәртеп узуынча, июль аенда Мәскәүдә БРИКС геологик платформасының беренче утырышы уздырылган. Бу исә казылма байлыклар чыгару һәм эзләү өлкәсендә тәҗрибә алышуны көчәйтү мөмкинлеге биргән.

“Кыйммәтле металл, шулай ук алмаз буенча БРИКСның аерым платформасын булдырырга кирәк, дип уйлыйбыз. Бу базар, “Кимберли процессы” универсаль сертификация схемасын читләтеп, сәүдәне төрле киртәләр белән чикли”, – дип билгеләп үткән дәүләт башлыгы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре