Путин Миңнехановны Татарстандагы милләтара сәясәт өчен мактады

Татарстанда нинди дә булса милләтара һәм дини конфликтлар юк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга сөйләде.

Дәүләт башлыгының Татарстан теркәлгән дини оешмалар саны буенча алда бара дип әйтүенә җавап итеп, республика җитәкчесе «бу кешеләр белән эшләү», диде.

«Әгәр татулык булмаса, бернинди байлык, бернинди уңыш була алмый», - диде ТР Рәисе. «Нәкъ шулай, тулысынча килешәм. Һәм сез моны булдырасыз. Зур рәхмәт», - дип килеште аның белән РФ Президенты.

«Сезнең йөкләмә буенча без ислам дөньясы һәм Россия ислам оешмалары белән эшлибез. Кем генә булмасын, бөтен җирдә тулы ярдәм: православный, старовер, яһүд (бу очракта дини, иудаизм тарафдары турында сүз бара, ә этник яктан түгел - Т-и искәрмәсе)», - дип өстәде Миңнеханов.

Мөселман уку йортлары, шул исәптән Болгар ислам академиясе эше турында сөйләгәндә, Татарстан Рәисе Россия эчендә руханилар әзерләүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Сез хәтерлисезме, алар чит илдә бушлай укыганда бездә хаталар булды. Бернәрсә дә бушка булмый. Ә монда тулы тынычлык һәм татулык. Бу тотрыклылык һәм үсеш нигезе», - дип үз фикерен төгәлләштерде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре