Путин Миңнехановны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау юллаган.

Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итте.

«Россия һәрвакыт гражданлык теләктәшлеге традицияләре һәм зур, иҗади максатлар тирәсендә, Ватанның азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына бердәмлек белән көчле булды», - диелгән телеграммада.

Путин сүзләренчә, Халыклар бердәмлеген саклау бүген дә Россиянең тотрыклы үсеше, аның иминлеген ныгыту һәм масштаблы гомумилкүләм бурычларны уңышлы хәл итүнең мөһим кыйммәте һәм ышанычлы нигезе булып кала.

Президент Рөстәм Миңнехановка нык сәламәтлек, билгеләнгән планнарның гамәлгә ашуын теләгән һәм иң яхшы теләкләр юллаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре