Бу хакта “РИА Новости” яза.
“Кичә без бу көннәрдә Кыргызстанда уздырылып килә торган Күчмә тормыш алып баручылар уеннары ачылышында катнаштык. Аларда ШОСка керүче күп кенә дәүләтләр, шул исәптән Россия вәкилләре катнаша. Безнең ил киләсе елда – 2028 елда Казанда, Россиядә мондый уеннары үткәрергә әзер. Кызыксынулы дәүләтләрнең командаларын күрүгә шат булачакбыз”, – дигән ВладимирПутин.
Россия Президенты шулай ук сентябрь азагында Санкт-Петербургта Берләшкән мәдәниятләр халыкара форумында ШОС илләреннән мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре көтелүен дә билгеләп үткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез