Дәүләт башлыгы тимер юл транспортының илнең заманча транспорт челтәрен формалаштыруда мөһим роль уйнаганын билгеләп үтте. Тимер юлларны үстерү Россиянең оборона сәләтен ныгытуга һәм икътисади үсешенә, территорияләрен үзләштерүгә, эшлекле активлыкны арттыруга һәм социаль бурычларны хәл итүгә ярдәм итте. Моннан тыш, тимер юл элемтәсе халыкның мобильлеген сизелерлек арттырды.
«Аерым билгеләп үтәм: ул вакытта яңа трассалар төзегәндә гамәлгә ашырылган техник, инженерлык карарлары һәм яңалыклар үз заманының барлык алдынгы идеяләрен чагылдырды. Шул вакыттан бирле Россия тимер юллары илебездә ышанычлылык һәм прогресс символларының берсенә әйләнде», – диде Путин.
Президент тимер юлчыларның Бөек Ватан сугышы елларында илне саклауга керткән өлешен аерым билгеләп үтте. Ул шулай ук «РЖД» хезмәткәрләренең бүгенге көндәге эшенә дә басым ясады: алар махсус хәрби операциядә катнашучы Россия гаскәрләрен тәэмин итүне башкаралар, чик буе районнарында яшәүчеләргә кирәкле йөкләрне җиткерәләр һәм Новороссия белән Донбассның азат ителгән территорияләрендә тимер юл элемтәсен торгызалар.
«Соңгы елларда бердәм, югары квалификацияле профессионаллар командасының системалы, җаваплы эше нәтиҗәсендә Россиянең тимер юл инфраструктурасы даими үсә. Илдәге югары тизлекле беренче магистрален төзү тулы куәтенә бара», – дип өстәде дәүләт башлыгы.
Путин шулай ук Россия тимер юлчыларының яңа технологияләр кертүен, электрон логистиканы һәм цифрлы сервисларны үстерүен, ташуларның куркынычсызлыгын һәм тизлеген арттыруын, шулай ук йөк һәм пассажирлар ташуны тагын да уңайлырак итүен билгеләп үтте.
«Сезгә, кадерле дуслар, намуслы хезмәтегез өчен, һөнәрегезне кадерләгәнегез, аңа тугры калганыгыз һәм һәркайсыгыз үз участогыгызда югары нәтиҗәләргә ирешкәнегез өчен рәхмәт белдерәм», – дип йомгаклады ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез