Газетага язылу

Путин Украина кораллы көчләренең Курск өлкәсендәге югалтулары нәрсәгә китерүен әйткән

Россия Президенты Владимир Путин Көнчыгыш икътисадый форумы пленар утырышында Курск өлкәсендәге хәлләргә һәм махсус хәрби операция барышына тукталып үткән. Аның төп фикерләрен тәкъдим итәбез.

* “Кораллы көчләрнең изге бурычы – дошманны бу территорияләрдән алып ташлау һәм кешеләребезне ышанычлы саклау. Моңа бөтен ил ярдәм итәргә тиеш”, – дигән дәүләт башлыгы.
* “Дошманның максаты бездә ыгы-зыгы чыгарудан, гаскәрләрне бер урыннан икенчесенә күчерүгә мәҗбүр итүдән, төп юнәлешләрдә безнең һөҗүмне туктатудан гыйбарәт иде. Иң элек төп максатыбыз булган Донбасста, – дип дәвам иткән сүзен Президент. – Әмма дошман бернигә ирешә алмады – Россия Кораллы көчләре, биредәге хәлне тотрыклыландырып, дошманны чик буе территорияләреннән бәреп чыга башлады”.
* Россия армиясе һөҗүмен бернинди дә тоткарлау юк, дип басым ясап әйткән Владимир Путин. “Киресенчә, дошман чик буендагы территорияләребезгә үзенең шактый ук күп сандагы, яхшы әзерлекле солдатларын җибәреп, төп юнәлешләрдә көчен киметте, ә безнең гаскәрләр тизрәк һөҗүм итә башлады: моның кадәр күп территорияләрне азат итүнең күптәннән күренгәне юк иде”, – дип сөйләп үткән Россия Президенты. Ул “Восток” һәм “Центр” группировкалары уңышын аерым билгеләп үткән.
*Дошман солдатларын һәм техникасын күпләп югалта. Төрле чыганаклардан Россия Оборона министрлыгы мәгълүматлары шуны раслый. “Бу хәлнең иң мөһим юнәлешләрдә фронтның җимерелүенә, югалтулар Украинаның бөтен кораллы көчләренең хәрби сәләтен җуюга китерүе бар”, – дип кисәтеп әйткән Владимир Путин.
* Президент шулай ук Курск һәм Запорожье атом электр станцияләренә һөҗүм омтылышларына да тукталып үткән. “Бик хәтәр терактлар. Без дә шулай җавап бирә башласак, Европаның бу өлешендә нәрсә буласын күз алдына китерәсездер”, – дип белдергән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре