Путин Вэнесуэла башлыгы белән хәрби-техник хезмәттәшлек турында сөйләшүләр үткәрәчәк

Дмитрий Песков әйтүенчә, сөйләшүләр бүген булачак.

Россия Президенты Владимир Путин бүген БРИКС саммиты кысасында Венесуэла лидеры Николас Мадуро белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Бу хакта журналистларга Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткән.

Песков Владимир Путинның эш графигында Мадуро белән ике яклы очрашуның планлаштырылуын раслаган. Бу җәһәттән журналист биргән сорауга ул: “Әйе, раслыйм”, – дип җавап биргән.
Песков сүзләренә караганда, сөйләшүләр бүген уздырылачак. Ике ил башлыгы Мәскәү белән Каракас арасында хәрби-техник хезмәттәшлек мәсьәләләрен караячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре