Путин Хөкүмәткә күп балалы әтиләргә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсен карарга кушты

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә күп балалы әтиләргә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсен карарга кушты, диелә Кремль сайтында урнаштырылган шул турыдагы күрсәтмәдә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Президент 2024 елның 11-12 гыйнварында Чукот автономияле округы һәм Хабаровск краена эш сәфәрләре нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләр исемлеген раслады. РФ Хөкүмәтенә күп балалы әтиләргә социаль ярдәм чаралары тәкъдим итү турындагы мәсьәләне карарга», - диелә документта.

Билгеләп үтелгәнчә, доклад быелның 31 мартына кадәр тәкъдим ителергә тиеш. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин аның үтәлеше өчен җаваплы итеп билгеләнгән.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре