Путин Жириновский белән хушлашуга киләчәк

Россия Президенты Владимир Путин ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский белән хушлашу матәменә шәхсән үзе киләчәк. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков URA.RU хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Кремль вәкиле шулай ук Жириновскийның Россия яңа тарихының аерылгысыз өлеше булып торганлыгын билгеләп үткән. “Аның эшләре һәрвакыт кешеләрнең тормышын яхшыртуга һәм илебезне ныгыту юнәлешендә булды”, – дип йомгак ясаган сүзенә Дмитрий Песков.

Исегезгә төшерәбез: сәясәтче 9 февральдән бирле хастаханәдә коронавирустан дәваланды. Шушы вакыт эчендә массакүләм мәгълүмат чараларында сәясәтченең сәламәтлеге турында теге яки бу хәбәрләр пәйда булып торды. Жириновскийның вафаты хакында Дәүләт Думасы утырышы барышында спикер Вячеслав Володин белдерде. Леонид Слуцкий вакытлыча ЛДПР лидеры вазыйфаларын башкарачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Владимир Путин Жириновский

Көн хәбәре