276 кеше Россия Президенты Владимир Путинга һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка ачык хат язган.
Татарстаннан хайваннарны яклаучы волонтерлар Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменә хат юллаган. Алар узган елның ноябрендә Самосырово бистәсендә этләр талаган Жанна Хөсәенованың үлеменә ачыклык кертүне сорыйлар, дип яза “KazanFirst”.
Волонтерлар үзләренең хатында язганча, Йосиф Лившицның промбазасындагы этләрнең (аларның Жаннага һөҗүм итүе күздә тотыла) хатын-кызның үлеменә бернинди дә мөнәсәбәте юк. Лившиц үзе – этләрне канаты астына сыендырып, аларны ашаткан-эчерткән өлкән яшьтәге изге күңелле ир-ат. Моннан тыш, хайваннарны яклаучылар раславынча, Казан һәм Түбән Новгородта үткәрелгән экспертизалар этләрнең гаепле булмавын дәлилли. Әмма “KazanFirst” чыганаклары мәгълүматларына караганда, экспертиза нәтиҗәләре буенча, этләр Жанна Хөсәенованың үлеменә гаепле түгел, дип кистереп кенә әйтеп булмый.
Басма хәбәрчесе хатлар авторы – волонтер Ольга Егорова белән элемтәгә кергән. Егорова әйтүенчә, Лившиц башбаштаклык корбанына әйләнгән, аның этләре яклаучысыз калган хатын-кызга һөҗүм итә алмас иде. Әмма Ольга, Жаннаның үлеменә кем гаепле соң алайса, дигән сорауга да җавап бирә алмаган. Бары тик, бу кадәресе – тикшерүчеләр эше, дип кенә куйган.
Ольга сүзләренә караганда, Иосиф Лившицка әлеге этләрнең барысын да ташлап калдырганнар. Ә ул аларны үстергән, ашаткан һәм хәтта үз хисабына стерилизацияләгән.
“Алар кешегә ияләшкән этләр, ач этләр түгел. Бик зур база ул, анда кешеләр күп, этләр беркайчан беркемгә тимәгән”, – дип билгеләп үткән Ольга.
Әмма “KazanFirst” карамагындагы мәгълүматлар башкача “сөйли”. Лившиц базасында урыннарны арендага алып торучыларның күбесе тикшерүчеләргә этләрнең бик явыз булганлыклары, тешләргә генә торганлыклары турында әйткән. Иосиф Лившицка чикләү чарасы кулланганда, нәкъ менә шул исәпкә алынган.
Ольга басма журналисты белән әңгәмәсендә белдергәнчә, Жанна Хөсәенованы этләрнең үтерүе бик шикле, чөнки аның якыннарына байтак кына сораулар бар. Беренче чиратта, Ольга әйтүенчә, һәлак булучының иренә.
“Бичара хатынын җирләргә дә өлгермәде, ире үзенең танышы белән беренче каналга килеп тә утырды. Анда бик күңелсез тапшыру булды. Ни өчен хәзер беркем дә иренә сүз әйтми? Аның турында бернинди мәгълүмат та юк”, – дип белдергән Ольга.
Исегезгә төшерәбез: Жанна һәлак булганнан соң аның ире кызы һәм тагын бер хатын-кыз белән телевидениегә килеп, шушы хәл турында сөйләгәннәр. Һәлак булучының якыннары үзләренең кайгысы белән уртаклашканнар. Жаннаның соңгы көне турында сөйләп, эшне тикшерүгә ярдәм итүне сораганнар. Кыскасы, гаеплеләр җәзасыз калмас өчен, котчыкмалы хәл турында Казанда мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен өчен мөмкин булганның барын да эшләгәннәр.
Фаҗигадән соң этләрне Лившицтан алып, приютка урнаштырганнар. Бүгенгәчә алар шунда. Тикшерү төгәлләнгәннән соң дистәдән күбрәк бозау хәтле этне нишләтәчәкләр, анысы мәгълүм түгел. “Өйләренә” – базага җибәрерләр, мөгаен. Ә биредә вольер да, киртә белән әйләндереп алынган территория дә юк.
Исегезгә төшерәбез: узган елның ноябрендә Казанның Самосырово бистәсендә промбаза тирәсендә котчыкмалы фаҗига булган. Анда иртән 48 яшьлек Жанна Хөсәеновага этләр һөҗүм иткән. Хатын-кыз үлеменә берничә минут кала 112 хезмәтенә шалтыратып ярдәм сораган. Үзенә этләрнең һөҗүм итүе турында кычкырган. Хатын-кызның этләр талаган үле гәүдәсен кичкырын гына тапканнар.
Аның үлемендә Иосиф Лившиц – база хуҗасы шикләнелә. Тикшерүчеләр фикеренчә, нәкъ менә аның этләре хатын-кызны талап үтергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез