Пычрак аякка иярсә, декабрьгә кадәр суыклар булмас?!

Урамда суытамы-юкмы? Бу көннәрдә өйдә дә, эштә дә сөйләшүләр әнә шул сорау тирәсендә гәпләшүгә барып тоташа.

Пычрак аякка иярсә, декабрьгә кадәр суыклар булмас?!
Гөлнара Зиннәтуллина

Шулай булмый ди, ноябрь уртасы җитә, ә урамда баш киемсез йөрерлек. Җылы куртка, бияләйләрегезне алдагы көннәрдә дә чыгарырга ашыкмагыз, синоптиклар бу атнада +8 градуска кадәр җылы һәм кар түгел, ә яңгыр вәгъдә итә. Табигатьтән нәрсә көтәсе?

Синоптикларның фаразы, үсмер кыз кәефе кебек, гел үзгәреп тора, җәмәгать. Әле узган ялларда гына бу атнада республикада чагыштырмача салкынча һава торышы һәм кар вәгъдә итсәләр, яңа атна тууга фаразларда якынлашып килә торган кышның әсәре дә калмаган. Татарстан буенча Гидрометүзәк мәгълүматларына караганда, бу атнада республикада көндез +8 градуска кадәр җылытачак, чәршәмбедән төнлә термометр баганасы урыны белән –3 градуска кадәр суытырга мөмкин, томан һәм яңгыр явачак. «Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәчәк. Шуңа күрә иртәнге сәгатьләрдә юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин», – дип тә кисәткәннәр.

Татарстанның ДАИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә кышкы тәгәрмәчкә күчәргә киңәш итте инде. «Тәүлеклек уртача һава температурасы +5 градустан да түбән булганда җәйге резинада йөрү тыела», – дип кисәткән алар. Сүз уңаеннан, машина «киеме»н алмаштыру быел рульдәгеләргә артык чыгымлы булмаячак. Әйтүләренә караганда, соңгы бер елда автомобиль шиннарына бәяләр якынча 10–15 процентка, ягъни инфляция дәрәҗәсендә арткан. Хәзерге кебек бәяләр котырып үскән заманда монысы да яхшы хәбәр кебек.

Һава торышына кире әйләнеп кайтсак, галим-климатолог Юрий Переведенцев әйтүенчә, быел кыш тоткарлана.

– Гадәттә 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәрге вакыт аралыгында «кыш алды чоры» башланырга тиеш. Ягъни уртача һава температурасы плюстан минуска күчә. Әмма быел алай түгел. Кыш тоткарлана һәм бик сизелерлек. Бу Россиянең Европа өлешендә шулай. Кар да яумый. Бөтен ил буенча җылы һава агымнары хакимлек итә. Шуңа күрә безгә салкыннар үтеп керә алмый, – дигән ул.

Ноябрьгә халык сынамышлары

14 ноябрь көнне пычрак аякка иярсә, декабрьгә кадәр суыклар булмас.

17 ноябрь көнне җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.

19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер.

21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.

25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.

28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре