Чаллы спортчысы Радик Сәлахов милли көрәш буенча дөнья Кубогын отты, аның финал ярышлары Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгында оештырылган Сабан туенда узды. Мэр Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә көрәшчене җиңүе белән котлады.
Спикер сүзләренчә, ярышларда төрле илләрдән һәм төбәкләрдән 150гә якын иң көчле көрәшче катнашкан, ә Радик Сәлахов, абсолют авырлык категориясендә чыгыш ясап, турнирның төп бүләге – автомобильгә ия булган.
Моңа кадәр дә Радик спорт яңалыкларының герое булды: ул Якутиядәге Федераль Сабан туенда абсолют батыр калды, шуның өчен аңа автомобиль һәм болан тапшырылды. Ул хайванны җирле халыкка бүләк итеп калдырды. Шулай ук «Изге Болгар җыены»нда да җиңү яулады, анда турнирда катнашучылар арасында иң яхшысы дип танылды.
«Безнең көрәшче дистә ярым илдән килгән иң яхшы спортчылар арасында иң көчлесе булып чыкты», – дип билгеләп үтте Мәһдиев.
Көрәш буенча дөнья Кубогы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән ел саен оештырыла торган зур бәйрәм – Мәскәү Сабан туеның бер өлеше булды. «Коломенское» музей-тыюлыгында узган бәйрәмдә күпсанлы кунаклар һәм башкала халкы - 250 меңнән артык кеше катнашты. Чараны оештыру өчен инде ун елдан артык Чаллы шәһәре һәм Башкортстан Республикасы җаваплы.
«Бәйрәмне уздыруга үз өлешләрен керткән барлык муниципаль предприятиеләргә, мәдәният, спорт, җәмәгать туклануы учреждениеләренә рәхмәт белдерәсем килә. Барысы да яхшы эшләде», - дип искәртте Наил Мәһдиев.
https://vatantat.ru/2025/06/174120/
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез