«Рәфинә Мостафина «юк» һәм «арыдым» дигән сүзләр барлыгын белми»

Сыйлары гына түгел, теле дә тәмле, күңеле дә киң аның. «Юк», «арыдым» дигән сүзләр барлыгын бөтенләй белми кебек ул. Югары Шепкә авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рәфинә ханым Мостафина кул эшләренә дә оста. Сәйлән, тас­малар белән чигә, картиналар, изолоннан чәчәкләр ясый. Кул эшлә­ренә сәләте әтисеннән килсә, тәмле итеп ризыклар әзерләргә әнисе ярдәме белән өйрәнгән.

– 6 нчы сыйныфта укыганда, әни мине бәрәңге әрчеп, идән юып булса да эшләр дип, ашханәгә эшкә кертте. 10 нчы сыйныфка кадәр каникул ва­кытында шунда эшләдем. Шул ва­кытта ук пешерергә ярата идем, кулны аш-суга ияләштердем, – ди ул.

Корт
3 л сөт кайнап чыккач, 2 кап майсыз кефир салабыз, шуңа 4 йомырка сытып болгатабыз. Сүрән утта түгел, көчле утта кайнатырга. 2 сәгать эчендә корт әзер була. Азактан 1 аш кашыгы шикәр комы өстибез.
Коймак
Ярты литр сөт, шикәр комы, тоз, 2 йомырка, коры чүпрә кирәк булачак. Сөткә бер аш кашыгы чүпрә, тоз, шикәр комы салабыз. Йомырка сытабыз. Он кушып болгатабыз. Камырны бер-ике сәгатькә җылы урынга куеп торабыз. Майлы табада коймакларны пешерәбез.

Гөбәдия
Камыр өчен 100 г сөт, 50 г үсемлек мае,
1 чәй кашыгы тулыр-тулмас чүпрә, 1 чәй кашыгы шикәр комы, чеметем генә тоз кирәк. Камыр
басасыз. Аннан шул камырны 20 минут ял
иттерәсе. Кичтән басып куйсагыз, тагын да
яхшырак. Җәеп, эчлекне генә саласы кала. Иң аска корт, аннары йөзем белән дөге, иң өскә – угычта уылган йомырка. Һәр кат өстенә 100әр г атланмай саласы.

«Ак десерт»
1 кап эремчек, 2 аш кашыгы каймак, 2 аш кашыгы куертылган сөт, 2 аш кашыгы шикәр комын бергә кушабыз. Шуның өстенә ярты стакан сөт, суда җебетелгән 1 кап желатин салабыз. Барысын бергә болгатабыз. Теләсә нинди җиләк-җимеш (персик, банан) кушып, формага салып суытабыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре