Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатлар 2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Моннан тыш, парламентарийлар республикада сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салуның аерым мәсьәләләре, шулай ук Татарстан территориясендә электрон никотин кертү системаларын һәм электрон никотин кертү системалары өчен сыеклыкларны ваклап сатуны тыю турында закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Утырышны ачып, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов социаль‑икътисадый үсеш фаразына кыскача характеристика бирде. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан Дәүләт Советына кертелгән республика бюджеты турында закон проектының бюджет законнарында каралган барлык күрсәткечләргә туры килүен ассызыклады.
«Логистик чылбырларны үзгәртеп кору дәвам итә, кадрлар һәм инвестиция ресурслары белән тәэмин ителешкә карата югары таләпләр саклана. Шуның белән бергә алдагы өч еллык чорда макроикътисадый тотрыклылыкны саклау һәм икътисадның төп тармакларын алга таба үстерү көтелә. Барыннан да элек, бу эшкәртү сәнәгатенә – югары технологияле производстволарга, машина төзелешенә, химия комплексына, шулай ук югары өстәлгән бәяле производстволарга кагыла. Фараз милли икътисадның тотрыклылыгын ныгыту, аның технологик суверенитетын арттыру һәм куелган бурычларны үтәү буенча чараларны планлы рәвештә гамәлгә ашырудан чыгып формалаштырыла, – дип басым ясады Рәгать Хөсәенов. – Бюджет балансланган, дефицит законнарда каралган чикләрдә планлаштырыла һәм 2029 елга кыскару тенденциясенә ия».
Утырышта Татарстанның социаль‑икътисади үсеш фаразлары һәм республика бюджеты параметрлары турындагы докладлар белән ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова чыгыш ясады.
«Фараз ил үсешенең милли максатларын һәм структур үзгәрешләрнең федераль планын, икътисадый үсешнең тышкы һәм эчке факторларын һәм тиешле чараларны тәэмин итүне исәпкә алып формалаштырылды, – дип белдерде Олег Пелевин. – Предприятиеләр һәм икътисад тармакларының эше, кабул ителгән карарлар һәм тупланган потенциал нәтиҗәсендә агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продукты, бәяләүләр буенча, 102,7% үсеш темпы белән 4,9 трлн сумнан артып китте».
2027 елга тулай төбәк продукты 101,0% дәрәҗәсендә фаразлана. Предприятиеләрнең планнарын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, сәнәгать җитештерүе индексы 2027 елга 100,5% дәрәҗәсендә фаразлана.
Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты бюджетны «Милли икътисад» бүлеге буенча карый. Комитет рәисе Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, аның буенча планлаштырылган чыгымнар максатчан, инвестицион характерда, шул исәптән индустриаль мәйданчыклар инфраструктурасын – «Алабуга» махсус икътисадый зонасын, «Этилен‑600» һәм «Төньяк капкалар» проектларын, «Лаеш» индустриаль паркын һәм «ИнноПарк» технопаркын булдыруга юнәлтелгән. «Бу республика үсешенә турыдан-туры капитал салу: яңа производстволарга, эш урыннарына һәм, нәтиҗәдә, салым базасын ныгытуга. Финанслау дәүләт программалары аша структуралаштырылган. Әлеге бүлек буенча чаралар унбер дәүләт программасын үз эченә ала, аерым юнәлеш итеп «Цифрлы Татарстан» программасы каралган», – дип билгеләде Рәгать Хөсәенов.
ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова, бюджетның төп, аеруча әһәмиятле керем чыганакларына характеристика турында сөйләгәндә, 2027 елда табышка салым 135,6 млрд сум тәшкил итә, дип билгеләп үтте. 2027 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына физик затлар кеременә салым 252,7 млрд сум, республика бюджетына 177 млрд сум булыр дип көтелә. Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 57,8 млрд сум тәшкил итә, республика бюджетына – 55,9 млрд сум. 2027 елда оешмалар мөлкәтенә салым 53,5 млрд сум күләмендә фаразлана. Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 48,2 млрд сум, республика бюджетына – 40,8 млрд сум булыр дип фаразлана. «Карауга тәкъдим ителгән бюджет проектында федераль бюджеттан максатчан бюджетара трансфертлар исәпкә алынмаган. Татарстан Республикасы өчен билгеләнгән бюджетара трансфертлар күләме икенче укылышта төзәтмәләр белән кертеләчәк», – дип белдерде Алла Анфимова.
«Милли икътисад» бүлеге буенча 2027 елга чыгымнар күләме 134,1 млрд сум булыр дип фаразлана. Бу бүлектә түбәндәге юнәлешләр буенча чыгымнар исәпкә алынган: «Гомумикътисадый мәсьәләләр» – чыгымнар күләме 1 млрд сум тәшкил итәчәк; «Элемтә һәм информатика» – 4 086,5 млн сум. «Милли икътисад өлкәсендә башка мәсьәләләр» бүлекчәсе буенча 2027 елга чыгымнар күләме 71116,2 млн сум күләмендә планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, бюджет проектын карау барышына һәм социаль‑икътисадый үсеш перспективаларына аңлатма биреп, хакимиятнең барлык тармаклары органнары эшенең җайга салынган булуын һәм хәтта бүгенге катлаулы вәзгыятьтә дә төп күрсәткечләрнең тотрыклы үсүен билгеләп үтте. Марат Әхмәтов шулай ук профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга, утырышта катнашучыларга энергия нәтиҗәлелеген арттыруга игътибар итәргә киңәш итте.
«Республика барлык күрсәткечләр буенча да динамикалы рәвештә үсә, бу – барлык хакимият органнарының бердәм, командалы эшләве нәтиҗәсе. Икътисад министрлыгы финанс министрлыгы белән берлектә эш төркемнәренең даими утырышларын үткәрә. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов министрлыклар белән берлектә төрле программалар, шул исәптән илкүләм проектлар кысаларында да, федераль бюджеттан ресурсларны максималь җәлеп итү буенча барлык эшләрне шәхсән үзе координацияли. Бу эш безнең республикага тотрыклы һәм нәтиҗәле үсәргә мөмкинлек бирә», – дип басым ясады Марат Әхмәтов.
Бүген утырышта профильле комитет әгъзалары «Татарстан Республикасында сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салуның аерым мәсьәләләре турында» закон проектын карадылар. Комитет рәисе Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, закон проекты составына Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты әгъзалары, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе, республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципалитетлар вәкилләре, Дәүләт Советы Аппараты белгечләре, шулай ук экспертлар кергән эшче төркем тарафыннан эшләнгән. Закон проекты тармак өчен система барлыкка китерү характерында һәм берничә төп бурычны хәл итә. «Беренчедән, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салуы өлкәсендәге вәкаләтләре чикләнә. Бу функцияләр кисешүен бетерергә, һәр ведомствоның җаваплылык зоналарын төгәл беркетергә һәм республиканың бөтен территориясендә хокук куллануның бертөрлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән, хосусый милектәге җир кишәрлекләрендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру һәм алардан файдалану үзенчәлекләре билгеләнә. Бу закон проектының иң кирәкле нормаларының берсе, һәм аның үзенчәлекле актуальлеге бүген безнең муниципалитетлар очраша торган чынбарлык белән бәйле», – дип аңлатты Рәгать Хөсәенов.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, практика күрсәткәнчә, шәхси җир кишәрлекләрендә стационар булмаган сәүдә объектлары асылда тәртипсез рәвештә урнашкан. Участок милекчесе киосклар, павильоннар һәм башка сәүдә объектларын мөстәкыйль рәвештә урнаштыра. «Моннан урамнарның тышкы кыяфәте зыян күрә, кулланучылар базары инфраструктурасын үстерүгә системалы якын килү юк, ә җирле үзидарә органнары тәртип урнаштыру өчен хокукый инструментларда чикләнгән. Нәкъ менә муниципалитетлар бу проблеманы аеруча кискен тоя. Территорияләрне төзекләндерү өчен алар җаваплы, – диде Рәгать Хөсәенов. – Тәкъдим ителә торган законны кабул итү мондый объектларга урнаштыру схемаларында исәпкә алу турындагы таләпне җәелдерергә, аларның тышкы кыяфәтенә һәм урнаштыру шартларына карата үтә күренмәле таләпләр билгеләргә мөмкинлек бирәчәк»
Профильле комитет әгъзалары бүген шулай ук Татарстан территориясендә электрон никотин кертү системаларын һәм электрон никотин кертү системалары өчен сыеклыкларны ваклап сатуны тыю турында закон проектын карадылар. Закон үз көченә кергән очракта чикләүләр 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр кертеләчәк, бу базарда катнашучыларга һәм кулланучыларга мәгълүмат җиткерү өчен кирәкле күчеш чорын тәэмин итәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез