• Фото: «Татар-информ»

Рамил Гарифуллин СВОда катнашучылар турында: «Яннарында кем булу мөһим»

Татарстан Фәннәр академиясендә фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясенә бәйгенең соңгы этабы якынлашып килә. Быел КФУ үз тарихында беренче тапкыр премиягә психология буенча хезмәт тәкъдим иткән. Аңа КФУ доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин дәгъва кыла. Аның фәнни хезмәте бәйлелек проблемаларына һәм алардан заманча ысуллар белән котылуга багышланган.

Ул тәүге тапкыр булдырылган аддиктив (нәрсәгә дә булса гайре табигый омтылучы) шәхес теориясе нигезендә, хәмергә, наркотик, акчага (уеннарга, ришвәткә, кредит алуга) бәйлелек проблемаларын хәл кылуның нәтиҗәле психологик алымнарын эшләгән.

Рамил Гарифуллин хезмәтләрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларны психологик яктан реабилитацияләү программасы мөһим урын алып тора. Бу хакта ул «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесенә сөйләп үтте.

РОССИЯ. КАЗАНЬ. 20.07.2018 - Интервью психолог Рамиль Гарифуллин (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ)

– Рамил Рәмзиевич, махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләүдә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

– Аларны тыныч тормышка кире кайтару – бик катлаулы эш. Биредә психолог һәм психотерапевтлар хезмәте аерым мөһим урынны алып торырга тиеш. Аларның махсус хәрби операция ветераннары белән эшли башлагач пәйда булган күп кенә проблемаларын ачыкладым. СВОда катнашучылар арасында уздырылган тикшеренүләребез, психореабилитацион алымнар кулланылмаган, психотерапевт һәм психолог ярдәме күрсәтелмәгән очракта, каты яраланучыларның бик авырлык белән тернәкләнүен күрсәтте.

– Шулай да аларны тернәкләндерүдә нинди төп бурычлар тора?

– Коллегаларым алдындагы берничә бурычны атап үтәсем килә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның эмоциональ халәте бик катлаулы. Яралану-имгәнү, шулай ук стресс бик көчле кичерешләр сәбәбенә әйләнә. Мондый кичерешләрнең, әкренләп кенә җыелып, тормышның мәгънәсен һәм кыйммәтләрен югалтуга китерүе бар. Кайвакыт тормыштан туюга кадәр җиткерергә мөмкин.

– Бу җәһәттән нинди психологик ысуллар ярдәм итә ала?

– Логотерапия – яшәү мәгънәсен табуга корылган психотерапия ярдәм итә, дип саныйм. Психотерапия барышында элекке хәрбиләр көндәлек алып бара. Анда алар эчке халәтләрен яхшырткан гамәлләрен язып куя. Үзләре яза алмаса, якыннары ярдәм итә. Шулай итеп, көндәлек кәефләренең яхшыру динамикасын күзәтү мөмкинлеге барлыкка килә. Бу исә психотерапиягә кызыксынуны арттыра.

– Гап-гади аралашу да ярдәм итәдер, мөгаен.

– Кайвакыт озын-озакка сузылган психологик әңгәмәләр үткәрергә дә кирәкми. Күнегү бирсәң, шул җитә. Махсус хәрби операциядә катнашучыны югалткан функцияләрен торгызуның бар нәрсәдән мөһимрәк булуына инандырырга кирәк. Хәер, биремнәрне мәҗбүриләп үтәтүнең дә нәтиҗәсе була алмый.

Фронтта булганнарның баш миендәге нейрон функцияләренә зыян килергә һәм шуңа күрә аларның үз-үзен тотышы үзгәрергә мөмкин. Алар соматик һәм психосоматик тайпылышлар кичерә. Дөрес куелган диагноз бу проблемалардан котылуга ярдәм итә.

– Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында инвалидлар да бар. Алар белән ничек эшләргә?

– Кул-аякларын югалтучылар белән аерым эш алып бару сорала. Психотерапия элекке хәрбиләргә бүгенге халәтләренә күнегергә, протезлардан файдаланырга өйрәнергә ярдәм итә.

– СВОда инвалид калучыларның туганнары белән эшләргә туры киләме?

– Элекке хәрбинең яшәү дәрте башлыча нәкъ менә туганнарына бәйле. Фронттан кайтучыларның туганнары белән үзара мөнәсәбәтләрендә еш кына кыенлыклар килеп чыга. Биредә гаилә психотерапиясе ярдәм итәргә мөмкин. Асылда барысы да туганнарының үз-үзләрен ничек тотуына бәйле. Алар да психологик проблемаларга дучар була, чөнки яраланган якыннарын карап алҗырга мөмкиннәр.

Бик мөһим бу, чөнки нәкъ менә якыннары һәм туганнары хәрбиләргә савыгырга ярдәм итә. Нәкъ менә алар махсус хәрби операциядә катнашучының күнегүләрне үтәү-үтәмәвенә күз-колак булып тора ала. Нәкъ менә туганнары хәрбигә борчылмаска, күңелсез уйларга бирелмәскә, савыгуга өметен җуймаска булыша.

Махсус хәрби операциядә катнашучы белән табиб арасында еш кына низаг чыгарга мөмкин. Хәрбинең табибтан зуррак ярдәмгә өметләнүенә бәйле бу. Мондый очракта килеп туган хәлне аңлатуга юнәлдерелгән психотерапия кулланыла.

– Болар барысы да – психологик ярдәм. Бәлки мондый очракта психиатриядән ярдәм эзлиседер?

– Әлбәттә, төрле яклап дәвалау кирәк. Әмма психотроп препаратлар куллану мәсьәләсендә саграк булу таләп ителә. Алар ярдәмендә сәламәтлеккә зыян салырга да мөмкин чөнки. Мондый препаратның икенчел депрессиягә, психик тайпылышларга китерүе бар. Проблеманы юкка чыгармый, бәлки аны вакытлыча яшерә генә ул. Кешене сәламәтләндерү өчен нәтиҗәле психотерапия кирәк.

– Пациентлар белән табиблар арасындагы мөнәсәбәтләрдә каршылыклар да булгалый, дидегез...

– Хәрбинең табибтан кирәгеннән артыкны таләп итүенә, көтелгәннән озаграк савыгуына бәйле бу. Кайвакыт сугышның психик эзләре саташуга китерә. Кеше үзе дә, башыма зыян килде, ахры, дип уйлый башларга мөмкин. Бу очракта психоанализ сеанслары, гештальт-терапия кебек чаралар ярдәмгә килә. Шул ук дин юлына басу да ярдәм итә. Тик проблемалар хәмер һәм наркотиклар белән тагын да тирәнгәрәк китәргә мөмкин. Сер түгел: сугыш уты аша узучылар психологик проблемалардан кайвакыт хәмер ярдәмендә генә котылырга тырыша. Бүген белгечләр хәмергә каршы төрле психотерапия ысулларын кулланып килә.

– Психологик ярдәм итүдә иң мөһиме нәрсә?

– Тикшеренүләребездән күренгәнчә, кешене яшәтә торган кыйммәтләргә кире кайтару психик яктан тергезүнең төп шарты булып тора. Моңа элекке хәрбиләрдән торган төрле берләшмәләр дә ярдәм итә. Шул рәвешле алар бер-берсенә ярдәм итә, теләктәшлек күрсәтә. Хәрби хәрәкәтләрне үз күзләре белән күрүчеләр генә чын мәгънәсендә берсен-берсе аңларга мөмкин. Хәрбиләргә үз ишләре белән аралашу көч-куәт, иртәгәгә ышаныч өсти. Бу кадәресе дә – бик зур психотерапия. Алар арасында, үзара берләшеп, Ватанны сакларга китүчеләр яки иптәшләренә ярдәм итү өчен фронтка юл тотучылар да байтак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре