Бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә узган күчмә утырышында балаларны 1 нче сыйныфка кабул итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Быел тәүге тапкыр мәктәп партасына 53 мең утырачак. Әлеге сан елдан-ел кими бара. 2027 елда – 47 мең 65, 2028 елда 47 мең 400 сабый укырга керер дип фаразлана.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына балаларны 1 нче сыйныфка кабул итүгә бәйле 16 шикаять кергән. Алар арасында әти-әниләрнең балаларының шәхси мәгълүматларын бирергә теләмәү, якындагы мәктәптә урын булмау сәбәпле баш тарту очраклары да бар.
– 1 нче сыйныфка кабул итү шәхси мәгълүматлардан башка булмый. Тәртибе шундый. Әти-әниләрнең һәрберсенә кануннарны аңлаттык. Бүген 1 нче сыйныфка бару буенча проблемалар юк. Барысына да урын бар, – диде департамент җитәкчесе Рәмис Мөҗипов. – Узган ел Казанның “Салават күпере”, “Солнечный город” микрорайоннарында урыннар җитмәүгә бәйле проблемалар хәл ителде. Аларда яңа мәктәпләр төзелде. Быелгы яңа уку елында Питрәч районының Көек авылында 600 урынга исәпләнгән янкорма ачылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез