– Авылыбызда чиркәү бар. Анда кышка җылылык булмау сәбәпле, бәйрәм иманнарын өйдә укыйбыз. Раштуа бәйрәменә каршы төндә Христосның туган көнен данлау иманын да иман укучы әбиебез Мария Новикова өендә җыелып укыдык. Ә иртән балалалар белән славут әйтергә чыктык, – диде Евдокия Толстова.
Аның сүзләренчә, элек-электән авыл балалары Иисус Христосның туган көненә багышланган славут җыруларын башкарып, өй саен җырлап йөргәннәр. Җырулар башкарган өчен аларга татлы ризыклар, көмеш тәңкәләр һәм бүләкләр биргәннәр.

– Туым бәйрәмендә (Рождествода) без дә Үри Чаллысы авылында балалар белән өйдән-өйгә кереп , авылдашларны бәйрәм белән котлап славут әйтеп акча җыйдык. Иртәдән өй хуҗалары тәмле камыр ашлары пешереп, вак акчаларын әзерләп, капкаларын ачып балаларны көтеп тордылар. Без Бирдебәк клубы каршында эшләп килүче «Айбагыр» фольклор коллективына йөрүче балалар белән үзебезнең милли киемнәребезне киеп йөрибез. Барлык балалар да бергә йөрми, төркем-төркем булып йөриләр. Балалар авылда аз инде, шәһәрдән кайта. Дәвамчыларыбыз булганда авылыбызда йолаларыбыз яши әле, – диде Евдокия ханым.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез