Мөселманнар өчен мөһим вакыйга. Мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин кабат Россия мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе итеп сайланды. Мондый карар Мәскәүдә узган Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII корылтай-съездында бертавыштан кабул ителде. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Равил Гайнетдинов оешма белән тагын 5 ел җитәкчелек итәчәк. Бу вазыйфаны ул инде 1994 елдан бирле башкара. Равил Гайнетдин Татарстанда туа. Бохара шәһәрендә мәдрәсә тәмамлый. 1988 елда Мәскәү Җәмигъ мәчетенең баш имам-хатыйбы булып эшли башлый.
Яңа билгеләнгән мөфтигә махсус атрибутикадан тыш, изге китаплар да бүләк ителде. Шуның берсе – Татарстан Рәисеннән.
– Хөрмәткә лаек Равил хәзрәтнең барлык бүләкләре дә бар инде. Шуңа күрә мин аңа Коръән бүләк итәм. Мөселман өчен Коръәннән дә олырак берни юк, – диде Рөстәм Миңнеханов, Равил хәзрәтне тәбрикләп.
Съездда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рәис Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең әһәмияте турында әйтте. Уртак проектларны чынга ашырганда, ил күтәргәнне бергә күтәргәндә, ислам илләре белән хезмәттәшлек иткәндә аннан башка булмый.
– Бүгенге катлаулы заманда беренче урынга Россия мөселманнарының бердәмлеген ныгыту, глобаль үзгәрешләр алдында күпмилләтле халкыбызны берләштерү, халыкара ислам үзәкләре белән тыгыз хезмәттәшлекне җайга салу бурычлары чыга, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Рәис Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Татарстандагы Болгар ислам академиясе үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. «Илебездә ислам мәктәбен торгызу, бай рухи мирасыбызны саклау һәм популярлаштыру аның нәтиҗәле эшенә бәйле», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу – алга таба да уңай һәм нәтиҗәле юнәлештә үсәчәк уртак эшчәнлекнең бер өлеше генә. «Бу бигрәк тә бүген махсус хәрби операция уздыру шартларында мөһим, хәзер илебезнең барлык мөселманнары, без барыбыз бергә Җиңүгә үз өлешебезне кертергә тиеш», – диде ул.
«Бүген Россиядәге ислам – мәгърифәтле, интеллектуаль, мәдәни ислам. Ул төрле диннәр һәм халыклар арасында тынычлык һәм ихтирамлы мөнәсәбәт яклы».
«Бүген безнең үз сүзебезне бөтен ислам дөньясына әйтергә, чын ислам һәм дин кыйммәтләре, изге Коръәннең гуманизмы турында сөйләргә мөмкинлегебез бар».
«Чит ил кешеләре алдында Россиянең уңай образын тудыру – мөселман һәм ил гражданины буларак минем бурычым ул. Безнең илебез гүзәл һәм мәһабәт, һәм чит илдәге туганнарыбыз моны белергә тиеш».
(Равил хәзрәт Гайнетдиннең төрле елларда һәм төрле басмаларга биргән әңгәмәләреннән өзекләр)
Фото: Татар-информ
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез