Финалда Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 10 хатын-кыз ярышты. Төрле язмышлы ханымнар бөтен республикага үз гаиләсен күрсәтте, бәхет серләре белән уртаклашты.
«ВТ» журналисты 11 ел инде әлеге бәйгедә катнашучы гаиләләргә бәя бирә. Шушы вакыт эчендә төрле язмышлы кешеләр белән таныштык, үрнәк алырлык гаиләләргә сокландык. Ә менә быелгы бәйге күңелгә аерым бер җылылык белән кереп калды. Чыгышлар исә елатты да, җырлатты да. Күз яшьләре ирләре махсус операциядә катнаша торган ханымнар чыгышы вакытында туктап та тормады. Тамашачылар ирләре СВОга киткән хатыннарның «Никто кроме нас» хәрәкәте җитәкчесе Лилия Култышева, «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалындагы социаль координатор Татьяна Крайнова чыгышын аягүрә басып карады. Икесенең дә ирләре – махсус хәрби операциядә. Бу ханымнар сәхнәгә балалары, якыннары, дуслары белән чыкты. Ә ирләре экран аша сәламләде. Ике ханым да «Нечкәбил» бәйгесендә 1 урынны алды.
Мөслимдә гомер итүче Регина Гобәйдуллина «Иң нечкәбил» исеменә лаек булды. Регина да, аның ире Айрат та район үзәк хастаханәсендә эшлиләр. Алар бирегә Актаныштан «Земский доктор» программасы буенча килеп төпләнгәннәр. Регина – шәфкать туташы, Айрат табиб булып эшли. Катнашучы ханымнарның чыгышына бәя биргәндә, жюри һәрвакыт ирләренең мөнәсәбәтен дә искә ала. Аларның бер-берсенә булган карашын да сизәләр, ир-атның тырышлыгы да бәяләнә. Айрат әфәнде бу яктан да сынатмады. Шушы җылы ояда берсеннән-берсе иҗади, шук малайлар туган. Өч бала үстерәләр. Камилгә – 14, Хәкимгә –12, Азизга – 6 яшь. Финал өлешендә төпчекләре аеруча тырышты. Әнисенең матур итеп җырлау сәләте кечкенә малайга да күчкән.
– Минем әтием бик матур җырлый иде. Кызганыч, аның гомере бик кыска булды. Әнием дә арабызда юк инде. Бар терәгем – ирем Айрат һәм аның әти-әнисе. Каенанама да, каенатама да чиксез рәхмәтлемен. Алар миңа бер дигән ул үстереп бирде. Әле менә бәйгедән соң интернетта безне котлап язганнар. Шунда әти: «Булдырасың, килен!» – дигән. Менә ул – иң зур бәя, – ди Регина. – Айратым белән без очраклы гына таныштык. Аның армиядән ялга кайткан вакыты иде. Без кызлар белән дискәтүктән кайтып киләбез. Яныбызга бер машина килеп туктады. Айрат минем телефон номерымны сорап алды. Без 4–5 ай гына дус булып йөрдек тә, егетем армиядән кайткач, өйләнештек. Шөкер, бер-беребезне аңлап, матур гомер итәбез.
«Нечкәбил» бәйгесенә катнашырга чакыру алгач, башта алар бик борчыла. Ярымфиналга кадәр барып җитеп булмас, дип тә уйлыйлар. Әмма финалга чыкканарын белү гаиләгә тагын да җаваплылык өсти. Мөслимгә кайткач, җиң сызганып әзерләнә башлыйлар.
– Бәйгедә чыгыш ясау уен эш түгел. Һәр сүзне дөрес әйтергә, хисләреңне күрсәтә белергә, гаилә серләрен башкалар белән бүлешергә кирәк. Яшермим, мин кайчак арып та китә идем. Кул селтәгән чаклар да булды. Әмма Айратның үҗәтлеге, сабырлыгы ярдәм итте. Ул бөтен эшне үз өстенә алып, әз генә калды, түз инде, ди иде. Аңа рәхмәт, – ди Регина. – Бәйгенең төп җиңүчесе булырбыз дип уйлап та карамадык. Әллә шуңа инде әле дә ышанып бетеп булмый, хисләр ташып тора. Казан сәхнәсендә чыгыш ясау – үзе зур җиңү инде ул. Әле тагын да күңеллесе – безне белгән кешеләрнең котлавы. Район кешеләре матур сүзләрен җиткерә. Медицина өлкәсендә эшләгәч, без үзебез дә кешеләргә тәмле сүзне кызганмыйбыз. Алар белән матур итеп сөйләшәбез, хәлләренә керәбез, киңәшләребезне бирәбез. Ә бу җиңү башкаларның безгә булган мөнәсәбәтен дә күрсәтте. Шунысына күңел сөенә. Гаиләм өчен дә горурлык кичерәм. Алга таба да тигезлек белән матур итеп яши алсак иде.
20 ел «Нечкәбил» бәйгесен күзәтеп баручы Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да финалга чыккан барлык гаиләләргә изге теләкләрен җиткерде.
– Сәхнәдәгеләр, минем гаиләм – иң яхшысы, дип горурланып тора. Монда катнашучылар бәхетнең ни икәнен бик яхшы аңлый. Алар үз гаиләләрен ярата, гореф-гадәтләрен саклый. Ел саен шушы сәхнәгә чыгучылар башкаларга үрнәк булып тора. Татарстанда – ныклы гаиләләр, бер-берсен яратучы гаиләләр яши. Гел шулай булсын, – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез