Бүген башкаланың “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә традицион Республика ифтары узды. Унөченче тапкыр уздырылучы чарада барлыгы 13 мең кеше катнашты.
Быелгы ресрублика ифтарының эчтәлеге Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Фойеда эшләгән күргәзмәләр дә, бәйрәм программасы да Бөек Җиңү, Ватанга мәхәббәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итүгә багышланган иде.
13000 кеше елдагыча бергәләп җәмәгать намвзы укыды, бергәләп авыз ачты. Республика ифтарына табын әзерләүгә 800 волонтерның көче кергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез