30 август – Республика көне җитә. Аны быел да киң колачлап бәйрәм итәчәкбез. Бәйрәм көнне нинди чаралар көтелә? Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга шул хакта сөйләделәр.
Хәтер
Республика көнендә башкалада гына түгел, районнарда да бик күп төрле чаралар узачак. Бәйрәм чаралары белән беррәттән бу көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән тормышка ашырылган берничә программага – «Күршефест» фестивале, «Татарстанда җәй» проекты белән «Безнең ишегалды» республика программасына йомгак ясалачак.
– Әлеге чаралар авыл һәм шәһәр халкын, балаларны һәм олыларны – республикасын яраткан һәм үзе яшәгән ишегалды, урам, парк тормышында катнашырга теләгән һәркемне берләштерә. Республика көнендә нәтиҗә ясалса да, әлеге проектлар сентябрь аенда да тормышка ашырылачак, – дип сөйләде Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Ләйлә Фазлыева белдерүенчә, Республика көне – традицион кыйммәтләр турында сөйләп, аларны киләчәк буынга тапшыру, берләшү өчен дә менә дигән мөмкинлек. Шул максаттан бу көнне Татарстан үсешенә өлеш керткән шәхесләргә мемориаль такталар, бюст та ачылачак.
– Шәхесләрне мәңгеләштерүгә бәйле вакыйгалар хәтер, истәлек чаралары булып тора. Казанда шундый биш чара оештырылачак, – дип ачыклык кертте Ләйлә Фазлыева.
Аерым алганда, Чаллыда хастаханә территориясендә күренекле хирург Ренат Акчуринга бюст ачылачак. Казанда Толстой урамы, 16а адресы буенча драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга истәлек тактасы ачыла. Карл Маркс урамы, 54 нче йорт адресы буенча 1930–1937 елларда ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе Кыяметдин Абрамовка да мемориаль такта куелачак. Башкаланың 188 нче лицеенда армия генералы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәевкә бюст ачылачак. Казан мотор төзелеше берләшмәсенең (КМПО) элеккеге җитәкчесе Александр Павловка барельеф, завод тарихына багышланган истәлек стеласы да пәйда булачак.
– Бу иң беренче чиратта республика халкы күренекле шәхесләрен танысын, истә тотсын өчен эшләнә, – дип искәртте Ләйлә Фазлыева.
Гаилә бәйрәме
Бәйрәм көнне башкалада берьюлы 45 пар никахларын рәсмиләштерәчәк. Республика көнендә уза торган күркәм традицияләрнең берсе бу. Ләйлә Фазлыева, шушы көнне никахлашуның ныклы булуына да ишарә ясады. Вице-премьер сүзләренә караганда, узган ел шушы көнне өйләнешкән 45 пар да бүген бәхетле гомер кичерә. Әти-әни булырга да өлгергәннәр. Бүген бу гаиләләрдә биш малай һәм 5 биш кыз үсеп килә.
– Яшьләр гаиләләренең бәхет сере белән дә уртаклашачак. Бала, гаилә кыйммәтен һәркем аңларга тиеш, – диде Ләйлә Фазлыева.
Дөрес, башкалада инде бүгеннән үк бәйрәм рухы сизелә. Сишәмбе көнне Казанда «Печән базары» фестивале башланды. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренә караганда, ул традиция буенча Иске Татар бистәсендә узачак, 29 августка кадәр дәвам итәчәк.
– «Печән базары»нда катнашучылар саны елдан-ел арта. Ул татар мәдәниятенә битараф булмаган меңләгән кешене бер мәйданга җыя. Программа кысасында балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, лекторий, заманча татар музыкасы концерты һәм башка бик күп чаралар оештырылачак. Фестивальдә татар дизайнерлары, рәссамнар, аш-су осталарының хезмәт җимешләрен дә күрергә мөмкин булачак, – дип ачыклык кертте министр.
28 августта Казанның мэрия бинасы балконында «Казан тавышлары» бишенче театральләштерелгән перформанс оештырылачак. Традиция буенча шәһәр администрациясе балконнары бер кичкә театр сәхнәсенә әвереләчәк. Анда танылган театр артистлары татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыячак.
Врезка
30 август – Республика көнендә башкалада нинди чаралар көтелә?
11.00–16.00 сәгатьтә – Игенчеләр сарае мәйданында «Ике Кремль» мотофестивале узачак. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Анда Бөек Ватан сугышы чорындагы мотоцикллар күргәзмәсе, мотошоу, байкерлар ярышы көтелә.
11.00 сәгатьтә – «Елмай» балалар паркында «ТауФест» китап фестивале узачак.
12.00 сәгатьтә – Кабан күлендә «Милли кием» фестивале үтәчәк. Анда милли киемнәр белән танышып кына калмыйча, милли эшләнмәләр сатып алырга, төрле милләт халкының ризыкларын авыз итеп булачак.
14.00 сәгатьтә – Иске Татар бистәсендә «Казан сөлгесе» фестивале көтелә. Быел анда илнең төрле төбәкләреннән 300 ләп кеше җыелачак.
14.00 сәгатьтә – Казан ипподромында ат спорты бәйрәме башлана.
16.00–22.00 сәгатьтә – «Казан» гаилә үзәге янында зур бәйрәм концерты башланачак. Анда Казан шәһәр филармониясе артистлары, «Пару ночей» төркеме, җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Дмитрий Железнов капелласы, Татьяна Буланова чыгыш ясаячак.
Республика көненә багышланган чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез