Рифкать Миңнеханов бертавыштан Татарстан Фәннәр академиясенең яңа президенты итеп сайланган

Рифкать Миңнехановны Татарстан Фәннәр академиясенең яңа президенты итеп сайладылар, дип хәбәр итә "Реальное время". Аның кандидатурасын яшерен тавыш бирүдә бертавыштан хуплаганнар.

Техник фәннәр докторы Рифкать Миңнеханов кандидатурасын бүгенге көнгә кадәр Татарстан Фәннәр академиясе президенты вазифасында булган Мәгъзүм Салахов тәкъдим иткән.

Исегезгә төшерәбез, Рифкать Миңнехановны 2023 елның июнь ахырында Татарстан Фәннәр академиясе академигы итеп сайладылар. Бүгенге көндә ул «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесен җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре