Рифкать Миңнеханов: “Быел Kazan Digital Week аеруча актуаль”

9-11 сентябрьдә Татарстан башкаласында узачак Kazan Digital Week халыкара форумына хәзергә биш меңләп кеше теркәлү узган. Шуларның 500е – спикерлар. Алар 85 төрле секциядә чыгыш ясаячак. Бу хакта ТАСС матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашуда Татарстанның Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.

“Быелгы форум Россия фәннәр академиясенең 300 еллыгы, Татарстанда игълан ителгән Фән һәм технологик үсеш елы кысасында уза. Быел ул аеруча актуаль”, – диде Рифкать Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, быел да эшлекле программага зур игътибар биреләчәк. “Аның кысасында 85ләп секция, 500ләп спикер катнашырга теләк белдерде. Алар арасында 45 чит илдән белгечләр дә бар”, – диде Татарстанның Фәннәр академиясе президенты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре