Газетага язылу

Рим Папасы Франциск вафат булган

Рим Папасы Франциск вафат булган. Бу хакта “ТАСС” Изге тәхетнең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Франциск (Хорхе Марио Бергольо) 1936 елның 17 декабрендә Буэнос-Айреста Италиядән килгән тимерьюлчылар гаиләсендә туган. Хорхе Марио Бергольо 1969 елның 13 декабрендә руханилык юлына баскан.

2013 елның 13 мартында Рим-католик чиркәвенең 266нчы башлыгы итеп сайланган. Ул тарихта Латин Америкасыннан тәүге Папага әйләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре