Риман Гыйлемханов: Еллар буе җыйган акчабыз юкка чыкты, муеннан бурычка да баттык

Сау-сәламәт кеше «сандугач йокысы» гына йокламый. Яшьтәшләр йокысызлыктан зарлана башласа, мин аларга шаяртып кына: «Возраст», – дигән булам. Шул ук вакытта, олыгайган саен йокылар сак булуын да беләм. Бүген үзем дә төн уртасында уянып, вәсвәсәләнеп, кәгазь сырлап утырам, күңелгә бераз тынычлык табып булмас микән, дип өметләнәм.

Әмма файдасыз. Уйлар икеле-микеле. Йокысызлык яшькә генә бәйле дисәң, ни өчен редакциядәге кызлар да: «Бүген җүнләп йоклап булмады әле», – дип зарлангалыйлар?! Өстәл яныннан торып тәрәзә янына килдем, урамга карадым. Тәрәзә – дөньяга карау өчен уелган күз сыман. Күпкатлы йортларның тәрәзәләрендә ут яна. Бөтенесендә дә түгел, әлбәттә, шулай да минем кебек йокысызлар шактый икән. Кайбер тәрәзәләрдә утлар сүнә дә бераздан тагын яна, димәк, өйдә бик үк тыныч түгел. Я нәни бала көйсезләнә, я авыручы карт-коры бардыр. Мин соңгыларына кермим үзе, аякта әле, тик менә йокы миннән нигә кача икән? Аңа бернинди начарлык эшләгәнем булмады. Үз иттем, якын иттем, хәтта аягүрә, я рульдә барганда йоклап киткән чаклар да булды. Ничә мәртәбә үлемнән калдым. Бер уйлаганда, миннән качуы әйбәт тә әле, төнге матурлыкны, җемелдәгән утларга батып утыра торган кала йортларын күзәтә алмас идем.

«Ялгыз кайгы – кайгымыни, илгә кайгы килмәсен...» – дип эчтән генә көйләп куям. Бу арада күңелсезлекләр дә булып алды, телефон мошенниклары кармагына эләктек. Үлемтеккә дип еллар буе җыйган акчабыз юкка чыгуы өстенә, муеннан бурычка да батырдылар, заразылар. Әле банктан кредит та алдырттылар. Ну, бирешмәскә тырышабыз. Үземчә шаярткан булам: «Хәзергә машинамны юдырмый торырмын, ашарга-эчәргә җитә, илдә чыпчык үлми», – дип сөйләнәм дә, – бурычлы үлмәс», – дип тә өстәп куям.

Сынаулар җибәргән өчен Ходайга рәхмәтләр дә укыйм. Сынау кисәтү инде ул. Ходай Тәгалә кешенең хәләл акчасын тартып алучыларга, хәтта фатирсыз калдыручыларга үз җәзасын бирер. Бу рәвешле кеше алдау безнең илдә тотрыксызлык тудыру, халыкның җитәкчелеккә ышанычын какшату максаты белән оештырылган олы бер ялган, террор икәнен, бу ялганның башында кемнәр торганын да чамалыйм. Белгечләр әйтүенчә, бу ялган тулы бер системага әйләнгән. Безнең белән Россияне дошман күргән илләрдән торып идарә итәләр. Шуңа күрә каракларның кулларыннан тоту бик авыр, хәтта мөмкин түгел эш дияргә була. Бу хакта сүз кузгатырга да исәбем юк иде, әмма гыйбрәт өчен язарга кирәктер дип уйладым. Безнең гыйбрәт башкаларга сабак булсын.

Әнә кайбер тәрәзәләрдә яңа ел якынлашуын хәбәр итеп төрле утлар да җемелди башлады. Оныгыбыз Кәрим берүзе Яңа ел чыршысын куйды, аны бизәде. Бәхетле бул, балам!

Иртәнге дүрт тулды, язмамны тәмамлыйм. Бераз йоклап булмасмы, дип ятып карыйм әле. Бөтен күңелсезлекләр бу якта калсын, яңа ел һәркемгә һәм илгә-җиргә тынычлык-иминлек алып килсен иде! Киләсе очрашуларга кадәр, яме!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре