Риман Гыйлемханов: «Их, Сәвия апа белән очраштырырга иде тумас борын картайганнарны!»

Казансу буендагы дачага күчәргә җыенып йөрим, җәйне, гадәттә, шунда үткәрәбез. «Дача» дисәң, хәтерең калыр, дүрт сутый җир инде ул. Кечкенә генә йорт, ашар өчен кухня сыман бер корылма, иң әһәмиятлесе – мунча бар. Татар мунчасыз яшәмәгән инде ул, әйтүләренчә, татар йорт салырга уйласа, иң элек мунча салып куя торган булган. Нишлисең, чиста халык инде без.

Кыш буе дачаны, ягъни бакчаны сагынып яшибез. Бигрәк тә күршеләр сагындыра. Күрше бит ул – синең киңәшчең, таянычың, хәлеңә керергә һәрвакыт әзер торучы, кем әйтмешли, «туганнан да болайрак» кеше. «Күрше хакы – Алла хакы», – дип әйтү дә юктан гына килеп чыккан сүз түгел.

Фоат белән Фәридә – әнә шул «туганнан да болайрак»ка керүче күршеләр. Безнең ике арада бернинди койма да юк. Без югында килсәләр, кул җитмәгән эшләребезне эшләп китәләр. «Кирәкмәс иде инде...» – дип сүз башласаң: «Нәрсәсе бар аның», – дип авызны каплыйлар да куялар.

Бакча башындагы күршебез Сәвия апаны да бер күрергә зарыгып яшибез. Инде менә ничә ел аралашабыз, аннан бер генә зарлану сүзе дә ишеткән юк. Гел елмаеп сөйләшер Сәвия апа, рәхәтләнеп көлеп тә җибәрер. Көлгәндә, аның тавышын кызлар тавышы белән бутарга була, челтерәп кенә тора инде менә. Сәвия апага ничә яшь икәнен дә белмим, үзе әйтми, минем сораган юк. Сәвия апа «ВТ»ны энәсеннән җебенә хәтле укып бара икән. Быел очрашкач та: «Синең язганнарыңны бик яратам, ни дисәң дә күрше бит», – дип көлеп җибәрде.

– Күрше булган өчен генә укыйсыңмы?

– Юк ла инде, энем, шаяртам гына. Иҗатың гомерле булсын, яме.

Мин бераз зарланып алдым. Янәсе, газета эше бик ардырды, ял итәргә вакыттыр. Сәвия апа миңа бераз гаҗәпләнеп, бераз кызганып карап торды да: «Иртә картайгансың, энем, мин синең яшьтә җир җимертә идем әле, сиксән тулгач кына эштән киттем», – дип куйды. Миңа оят булып китте. Ә Сәвия апа, гадәтенчә елмаеп сөйли башлады: «Менә Илон Маскның халыкны Марска күчерергә җыенуын ишеттем әле. Җирдә рәт бетсә, Кызыл планетада яшәп була икән. Бездән Марска ике йөз миллион чакрымнан артык юл ди. Шунда бик тиз барып җитә торган ракета  төземәкче икән Илон Макс. Менә шул могҗизаларны күрәсе иде бит, энем, ә?

– Марска үзең дә очарга җыенмыйсыңдыр бит, Сәвия апа?

– Алырлар микән соң? Менә бераз аяклар авыртып тора әле. Хәер, Марска җәяү барасы түгел бит. Бер урап кайтсаң ярар иде ул, име, энем!

Бу язманы тәмамлар алдыннан Сәвия апага тагын шалтыраттым, хәлләрен сораштым. Аннан соң: «Пенсиягә сиксәнне тутыргач китүең дөресме?»  – дидем. Дөрес икән, әле хезмәттәшләре: «Сәвия апа, ашыкма, тагын берничә ел эшлә, хет утырып кына тор, бер сүзебез дә юк», – дигәннәр. «Аларны тыңлыйсы калган икән», – дип, Сәвия апа тагын көлеп җибәрә.

Бу арада кайбер газеталар кешеләрдә, бигрәк тә, урта яшьләрдәгеләр арасында депрессия көчәю турында яздылар. Психолог киңәшләренә мохтаҗлар саны арта, имеш. Их, Сәвия апа белән очраштырырга иде шул тумас борын картайганнарны! Без яшьрәк вакытта: «Аз рәхәткә, күп михнәткә түзә адәм баласы...» – дип җырлый идек. Әллә, артык рәхәт яши башладык микән, дип әйтү инде бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор әйтеп кенә бактым

Көн хәбәре