Риман Гыйлемханов: "Вазгыятьне аңлап бетермичә акыл сатып йөрүчеләр очраштыргалый"

Күптәнге бер дустым, телефоннан шалтыратып, киләсе җомга санына нинди язма бирәчәгем белән кызыксынды. «ВТ»ны даими укып баруы, минем язмаларны көтеп алуы өчен рәхмәт, әлбәттә. Ә менә нәрсә турында язачагым аңа нигә кирәк икән? Шулай төпченүенә бераз ачуым да килде, тик катырак әйтеп, аны рәнҗетүдән курыктым. Шуңа күрә: «Башыма бер уй да килми әле», – дип котылырга теләдем. Ә ул: «Үпкәләмә кәнишне, синең яшьтә уй килә дә китә ул, кесәңдә блокнот белән ручка йөртә торган бул. Бер яза башлагач, фикерләр үзеннән-үзе киләчәк», – диде дә: «Олыгайган саен хәтер бетә инде ул», – дип тә өстәде.

Менә блокнотымны алдым да, ни турыда язарга икән, дип уйлап утырам әле. Кеше хәтере яшькә, картаюга гына бәйлеме икән? Алай дисәң, әле кайчан гына бер гаилә булып яшәгән илдә кеше ни өчен бер-берсен танымый башлады? Алай гына да түгел, заманында фашизмга каршы сугышкан кайбер халыклар бүген ни өчен тәртәләрен кирегә борып, фашистик идеологияне байрак итеп алдылар? Без үскәндә, «тугандаш халыклар» дигән сүзләр еш ишетелә һәм без бу дөньяда туганга тиң дуслар булуына шатлана идек.

Шулай уйга батып утырганда, телефоныма бер видеоязма килде, каләмдәшем Камил Сәгъдәтшин җибәргән икән. Ни турында язарга баш катырып утыруымны каян белгән диген, моннан 14 ел элек Мәскәүдә Кызыл Мәйданда узган Җиңү парадының язмасы иде ул. Чәчләр үрә торырлык, билләһи, ул парадта Украина, Польша, Бөекбритания, Франция, хәтта Америка кораллы көчләре вәкилләре катнашкан. Алар – фашизмга каршы көрәшкән кешеләрнең оныклары. 14 ел күп вакыт түгел. Шушы кыска гына вакыт эчендә кешенең тарихи хәтере ничек үзгәреп өлгерә икән?!

Сүз дә юк, Гитлер бөтен Европаны буйсындырды, Европа икътисады Германия өчен эшләү өстенә, күп кенә дәүләтләр гитлерчылар сафына кушылды. СССРга каршы Испания дивизияләре, француз легионнары, Италия, Румыния, Венгрия, Финляндия, Голландия, Чехословакия солдатлары сугышты. Безгә каршы хәтта Албания гаскәр җибәрде. Кыскасы, бөтен Европа диярлек безгә каршы иде. Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәндә, бу фактларны бик телгә алмыйлар кебек тоела.

Быелгы Җиңү парадына, һич югы элекке тугандаш республикалар җитәкчеләре килер дип өметләнгән идек. Килде алар, әмма берничә бөртек кенә. Африка һәм Кубаны исәпләмәгәндә ерак чит илләрдән бер генә җитәкче дә юк иде. Элекке дуслар шушы кыска гына вакыт эчендә «Иван непомнящий»га әйләнде микәнни?

Алай була алмый бит инде ул. Димәк, фашизмның тамырлары шактый тирәнгә киткән булган, үз милләтеңне башкалардан өстен кую, башка халыкларны кешегә санамау хисләре кайбер күңелләрдә йокымсырап кына яткан.

Иң аянычы шул: бездә әле бүгенге вазгыятьне аңлап бетермичә акыл сатып йөрүчеләр дә очраштыргалый. Ишегалдында эскәмиядә утыручы апалардан: «Менә дөньяны бутап бетерделәр дә хәзер нишләргә белмиләр», – дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Алар – үзләрен акыллы итеп күрсәтергә тырышучылар, ягъни «Сүз югында сүз булсын, ата казың күкәй саламы?» дигәндәй баш катырып йөрүчеләр. «Дөньяны бутаучылар» ил җитәкчеләре икән. Әлбәттә, бөтен кеше бер төрле уйлый, бер төрле яши алмый инде ул. Тик менә кеше аңын үзгәртү, кеше хәтерен кыскарту өчен мәгълүмати сугыш барганда, сүзнең башыннан элек төбен уйлау зыянга булмас иде. Халык нәрсә ди әле? «Сиңа бирелгән ике колак, бер тел: ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел!» – ди.

Менә шулай, дустым, газетаның киләсе санына үземнең кайбер уйларны яздым, калганын син уйлап бетер, яме!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре