Римма Ибраһимова: «Талантлар күп булмый»

Юбилее алдыннан Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова кунакка чакырды. Сәбәбе дә бар – Татар дәүләт филармониясе музеена сәхнә күлмәкләрен тапшыру. Нәтиҗәдә күлмәк арты күлмәк киелде, аларга бәйләп хатирәләр яңарды. Без аның белән шәхес кадере, дәвамчылык, тәрбия мәсьәләләре, эстрада хәлләре турында сөйләштек.

– Әңгәмәне сезне иҗатка җитәкләп диярлек алып кергән шәхесләрне искә алудан башлыйк әле. Сара Садыйкова, Мәхмүт Нигъмәтҗанов...  Соңрак Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, композиторлардан Рөстәм Яхин.

– Бүген инде мин артка борылып карап, ниндидер нәтиҗәләр ясар яшьтә. Бик бай иҗади юл үтелгән, дөрес әйтәсез, җитәкләп диярлек сәхнәгә алып менгәннәр. Иң әүвәл Сара Садыйкова юнәлеш бирде, аннан Мәскәүдән килгән комиссия безне сайлап алып ВМЭИга (Эстрада сәнгатенең бөтенроссия остаханәсе) укырга җибәрде. Ул чакта миңа нибары 19 яшь, әле кичә генә КФУның тарих бүлегенә укырга керергә хыялланган гап-гади бер авыл баласы. Документларым югалу сәбәпле, икенче имтиханга керә алмадым. Ярый әле иптәш кызларым Татар дәүләт филармониясе Мәскәүдә уку өчен конкурс оештыра дигән игъланны күргән.

Филармониянең ул чактагы сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов новатор булган дип уйлыйм мин. Эстрадага яңа сулыш кирәген сизенгәндер ул. Чөнки иҗатка гел дулкынланып тору, эзләнү кирәк. Эзләнү бетсә, дулкыннар тынса, торгынлык башлана. Безне укытып кайтару – Мәхмүт абыйның әнә шул эзләнүләре нәтиҗәсе ул. Дистәдән артык кеше идек, төркемебездә төрле жанр ияләре булды. Анда алып баручылар дисеңме, фокусчылар, оригиналь жанр вәкилләре... Һәрберебез үз репертуары, тулы образ, әзер костюмнар белән кайтты. Халык алдындагы беренче имтиханыбыз Казанның Спорт сараенда булды. Ул концертны тамашачы бик яратып кабул итте. Менә шуннан соң төрле төркемнәргә таралып эшли башладык. Миңа үз төркемем оешканчы Әлфия апа белән дә, Илһам абый белән дә концертлар куеп йөрергә туры килде. Алар сәхнәдә генә түгел, тормышта да остазларыбыз булды. Шулай булмый ни, кечкенәдән концертларын карап, алар кебек булырга хыялланып үстек бит. Алар килсә, халык авыл клубына сыймый иде. Тәрәзәдән кереп, эскәмия астына качып булса да карарга тырыштык.

Рөстәм Яхин турында фикерне бер язмага гына да сыйдырып булмас. Бик тыйнак кеше иде, аның романслары репертуарымны бер баскычка күтәрде. Бу урында «Киек казлар», «Әниләр»не, «Көзге моң»ны гына искә алу да җитә.

– Сара Садыйкова дигәннән, аның быел 100 яшен тутырган кызы һаман да әнисенә һәйкәл куелмауга кайгыра. Нилектән Сара апа җитәкчеләрнең сөйкемсез сөяге булды икән?

– Сара Садыйковага һәйкәл куелыр дим әле мин. Һәрхәлдә өмет уята торган ниндидер хәрәкәт бара. Юкса, исән чагында аңа карата гаделсезлекләр шактый булды. Әйтик, Композиторлар берлегенә кабул итмичә озак интектерделәр. Шулкадәр халыкчан, популяр җырлар иҗат итсә дә. Аларны җырламыйча мөмкин түгел иде. Шуңа күрә без аны программабызга кертәбез, ә худсовет төшереп калдыра иде. Төшереп калдырырга кушсалар да, Сара апа җырларын җырлап «эләккән» чаклар да булды. Үз заманына туры килмәгән, шактыйга алдарак туган, өстәвенә артык туры сүзле, чын мәгънәсендә шәхес иде ул. Аның истәлеге һичшиксез мәңгеләштерелергә тиеш.

– Һаман да әйтелә торган сорау инде: шәхес кадере бармы бездә?

– Бу хакта еш уйланам һәм шундый нәтиҗәгә киләм: иң әүвәл гаиләңдә кадерең булсын. Балаларың «әни» дип, оныкларың «әбием» дип өзелеп торсын. Менә шул чакта бу якты дөньяда кадерле булуыңа инанасыңдыр ул.

Без дәүләт игътибарын күргән, кадерле буын булдык. Иҗатыбызның иң гөрләгән чакларында безне карарга концерт-театрларга «беренче»ләр йөрде. Алар халыкка якын иделәр, хәер, хәзерге Татарстан Рәисе дә халык белән аралаша, экскурсиягә килгән кешеләрнең хәл-әхвәлен сораша. Ә безнең заманда Минтимер Шәймиевнең, мәсәлән, Сабан туеннан соң үз машинасында алып кайтканы булды. Хәзер дә җае килсә, хәл-әхвәлне сораша, балаларыбызны белә.

– Шәхесләрдән интервьюларда: «Дәвамчыгыз бармы?» – дип сорарга яратабыз. Оныгыгыз Ләйлә Таишева дәвамчыгыз булыр кебек.

– Ләйлә барыбызны да уздыра. Мин башта балаларны социаль челтәрләрдән күрсәтүне бик өнәп тә бетермәдем. Замана күренеше, нишлисең. Ландыштан: «Боларны үзең өйрәтәсеңме?» – дип тә сорый идем. «Кая инде өйрәтү», – дип җавап бирә иде. Иң мөһиме, балалар мәдәни мохиттә үсте. Ләйлә дә, Әнвәр дә, Гомәр дә татарча җырлап, татарча фикерләргә өйрәнделәр. Кызым Ләйсәннең балалары Ролан белән Эмма ике телдә сөйләшә. Мин инде барысы белән дә татарча гына аралашам. Ләйләгә әйләнеп кайтсак, артист буламы ул, башка һөнәр иясеме – кешелекле булсын, һөнәрен яратсын. Һөнәреңне яратканда гына ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була.

Эшкә һәм иҗатка фанатларча табынырга ярамый. Әйткәнем дә бар инде, адәм баласының төп бурычы – нәсел дәвамчыларыңны калдыру. Синнән соң нәселең кала һәм эшең кала.

Без ирем Равил Таишев белән Мәскәүдә укыганда таныштык. Ул бер авыз сүз татарча белми торган, Украинада туган татар егете иде. Мәскәүдә бергә укыдык, аннан ул, татарча өйрәнәм дип, Казанга кайтып китте. Без Казанда кавыштык. Татарча да өйрәнде, бергә яшәгән 25 ел гына азрак булды...

– Тәрбиядә иң мөһиме нәрсә?

Миңа калса, үз мисалың. Мин хәзер сине тәрбиялим, дип каршыңа утыртып нотык сөйләүнең бер файдасы юк. Бала сине күзәтә, синең гадәт-рәвешләреңне аңына сеңдерә.

– Казан татарча сөйләшәме?

– Безнең яшьлегебез белән чагыштырганда, Казан татарча күбрәк сөйләшә. Мин Кабан күле тирәсендә яшим, кич белән Камал театры тирәсендә йөреп керә торган гадәтем бар. Татарча көйләр яңгырый, әле бер көнне Айдар Фәйзрахмановны яңгыраттылар. Татар көйләре яңгырагач, кәеф күтәрелеп китә. Җитәкчеләрнең милли темага игътибары зур, миңа калса. Игътибар аз булса, Кабан буенда татарча биюләр оештырылмас, балалар өчен «Апуш» кебек театр хәрәкәтләре башланып китмәс иде.

– Сез озак еллар мәдәният институтында, музыка училищесында студентлар укыттыгыз. Шуннан чыгып җыр сәнгатенә бәя бирсәгез иде. Сыйфат ни хәлдә?

– Безнең заманда да, хәзер дә чын җырчылар берничә генә булды. Ул шулай булырга тиеш тә. Казанда укучым Айгөл Сәгынбаеваның концерты булды, сөенеп карап утырдым. Җаныннан үткәреп җырлый бит. Ә андыйлар гомер-гомергә сирәк булды. Минем репертуарымдагы җырларны да башкара, җырның гомерен озайта. Филүс Каһировны, горурлыгыбыз, дип әйтәм. Аның һәр чыгышы чын безнеңчә, милли, ихлас. Чын талантлар күп булмый ул.

Сәхнә ул шундый җир: анда вакытында ялтырарга, аның өчен үз өстеңдә көне-төне эшләргә, аннан соң вакытында китә белергә кирәк. Тартып-сузып йөрсәң, фальш китә, сине тамашачың да, сәхнәдәшләрең дә кызгана башлый. Алла сакласын андый язмыштан.

– Иң зур теләгегез нинди?

– Ил-көнгә иминлек телим.

Римма Мөбарәкҗан кызы Ибраһимова 1950 елның 15 июлендә Татарстанның Балтач районы Түбән Кенә авылында туа. 1967 елда  урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан шәһәренә килә,  М. Горький исемендәге мәдәният сарае каршында Сара Садыйкова җитәкләгән сәнгать түгәрәгенә йөри башлый. Композиторның киңәше белән ул Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә килә һәм Мәскәүгә бөтенроссия эстрада студиясенә укырга керергә теләүчеләр өчен оештырылган конкурста катнаша. Аларны 400 кеше арасыннан сайлап алалар.

Мәскәүдә ике ел укыгач, ул 1969 елда Казанга кайтып Г. Тукай исемендәге татар дәүләт  филармониясенең эстрада бүлегенә килә һәм Татарстанның халык артисты Зиннур Нурмөхәммәтов концерт бригадасында эшли башлый, аннары үз концерт бригадасы оеша. Татар хатын-кызларына хас матур буй-сынга, күркәм холыкка, ягымлы лирик матур тавышка ия җырчы Римма Ибраһимова озак еллар Татар дәүләт филармониясендә эшли.

Күренекле җырчы, педагог, ТАССРның халык артисты Римма Ибраһимованың туган көне, 75 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз! Аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәрәкәтле, имин тормыш, эшендә иҗади уңышлар телибез, алга таба да балаларының, оныкларының бәхетенә куанып яшәргә язсын.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре