Ркаил Зәйдулла: Китап сату бизнес була алмый. Алайса Каюм Насыйри китапларын нишләтергә?

Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге корылтаенда хисап чыгышын китапка мәдхиядән башлады. Китапның тәэсире балачакта көчле була диде ул һәм балалар әдәбияты хәленең бик үк яхшы булмавына туктады.

"Истә калырлык каһарманнар житми безгә. Менә ни өчен балалар да, өлкәннәр дә Гарри Поттерга ябышып ята", - диде ул.

Берлек рәисе китап чыгару, аны укучыга илтеп житкерү һәм тәрҗемә мәсьәләләренә дә тукталды. Язучылар берлеге аппараты гына китапны пропагандалый алмый, аның башка юлларын да уйларга кирәк, диде ул. Әлеге мәсьәләдә уңай мисал итеп әдәби марафонны, "Татар сүзе" бәйгесен телгә алды. Китапны гына түгел, матбугатны да укымыйбыз диде Ркаил Зәйдулла ачынып.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре