Россия армиясе СВО зонасында Долгенькое һәм Новониколаевка торак пунктларын азат иткән

Россия Федерациясенең Кораллы көчләре Харьков өлкәсендә – Долгенькое һәм Сумы өлкәсендә – Новониколаевка торак пунктларын азат иткән. Бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итә.

“Север” гаскәрләре төркеме подразделениеләре, дошманның оборонасына үтеп, Сумы өлкәсендә Новониколаевка торак пунктын азат итте”, – дип сөйләп үтелгән хәрби ведомствода.

Долгенькое торак пунктын исә “Запад” гаскәрләре төркеме подразделениеләренең хәлиткеч гамәлләре нәтиҗәсендә азат итүгә ирешелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре