Россия белән Украина арасындагы сөйләшүнең кайчан һәм кайда булачагы билгеле

Россия белән Украина арасында тынычлык урнаштыру максатындагы сөйләшүләрнең чираттагысы июнь урталарында Ватиканда узарга мөмкин. Бу хакта “РИА Новости” The Wall Street Journal хәбәренә таянып яза.

Басма мәгълүматлары буенча, сөйләшүләрдә шулай ук Америка делегациясе катнашачак. Аның составына Кушма Штатларның Дәүләт секретаре, президентның ил иминлеге буенча ярдәмчесе Марко Рубио, шулай ук Украина буенча махсус илче Кит Келлог керәчәк.

Моңа кадәр Рим Папасы Лев XIV, конфликтны җайга салуга ярдәм итәргә әзер булуын белдереп, сөйләшүләр алып бару өчен Ватиканны тәкъдим иткән. Тәкъдимне АКШ президенты Дональд Трамп хуплаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре