Газетага язылу

Россия белән Украинаның утны туктату шартларын билгеләүдә әйбәт кенә уңышка ирешүен әйткәннәр

Россия, АКШ һәм Украинаның өч яклы сөйләшүләрендә катнашучылар утның ничек туктатылачагына бәйле мәсьәләдә шактый ук алга китешкә ирешкән.

Бу хакта “Коммерсантъ” CNN мәгълүматларына таянып яза.

Телеканал хәбәрчесенең әңгәмәдәше әйтүенчә, биредә сүз булачак тынычлык килешүе нигезенә салынырдай төп шартларны эшләп җиткерү турында бара.

Аның сүзләренә караганда, сәяси мәсьәләләр буенча сөйләшүләр бик киеренке төстә барган. Шул ук вакытта хәрби мәсьәләләр буенча фикер алышу чиновникларда билгеле бер оптимизм уяткан.

Утны туктату шартлары һәм нәрсәләрнең аны бозу булып саналуы буенча якларның уртак тел табуы сөйләшүләрнең төп бурычларыннан берсенә әйләнгән. Инде әйткәнебезчә, бу юнәлештә алга китешкә ирешелгән. Исегезгә төшерәбез: өч яклы сөйләшүләрнең өченче раунды 17-18 февральдә Женевада узды.

CNN чыганагы мәгълүматлары буенча, рәсми затлар якындагы берничә атнадан соң яңа очрашу узачагын көтә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре