Россия Финанс министрлыгы гаилә ипотекасын теркәлү урыны буенча бирү тәкъдимен хуплады

Россия Финанс министрлыгы гаилә ипотекасын кредит алучының теркәлү урыны буенча бирү һәм ташламалы ипотека программаларын инвестицияләр өчен куллану мөмкинлеген бетерү тәкъдимен хуплады. Бу хакта журналистларга ведомство җитәкчесе урынбасары Иван Чебесков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Элегрәк Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко гаилә ипотекасын бирү механизмын кредит алучы теркәлгән төбәктә торак сатып алу яки төзү өчен генә алырга мөмкин булырлык итеп үзгәртергә чакырды.

«Валентина Ивановнаның тәкъдимен күрдек. Без гаилә ипотекасы беренче чиратта моңа иң мохтаҗ гражданнарга юнәлтелергә тиеш, дигән тәкъдимне хуплыйбыз», - дип ассызыклады министр урынбасары.

Чебесков шулай ук инвестицион фатирлар сатып алу өчен ташламалы ипотека программалары еш кулланылуы беркем өчен дә сер түгел, дип белдерде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре