Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников рубль курсының ныгуы һәм инфляциянең кимүе турында белдерде. Бу хакта Россия Хөкүмәте рәсми Телеграм-каналында Россия вице-премьеры Александр Новак рәислегендә узган икътисади вазгыять буенча киңәшмә нәтиҗәләре буенча хәбәр ителә.
«Икътисади үсеш министры Максим Решетников рубль курсының ныгуын, шулай ук инфляциянең кимүен билгеләп үтте», - диелә хәбәрдә.
Киңәшмә кысаларында Новак Икътисади үсеш министрлыгына һәм Финанс министрлыгына агымдагы ел ахырына кадәр актуаль рискларны бәяләү белән икътисади вазгыятьне җентекләп мониторинглауны дәвам итәргә кушты.
Инфляцияне киметү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына туры килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез