Россия Президенты ярдәмчесе Дмитрий Калимулинның улы Александр вафат булган. Бу хакта яшь егет укыган МДУ юридик факультеты сайтында хәбәр ителә.
Александрның гомере 29 июньдә өзелгән.
"Баклавриатның 1 курс студенты (119 төркем) Александр Дмитрий улы Калимулин тормыштан китте. Сашаның туганнары һәм якыннарының кайгысын тирән уртаклашабыз", - диелә некрологта.
Үлем сәбәбе аталмый. Егетне 3 июльдә соңгы юлга озатачаклар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез