Газетага язылу

Россиядә 1 декабрьдән ташламалы автокредитлау программасы яңадан гамәлгә керә

Россиядә ташламалы автокредитлау программасы 1 декабрьдә яңадан гамәлдә булачак. Ул дәүләт ярдәме белән Россиядә җитештерелгән яңа автомобиль сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.

Ташлама күләме сатып алучының категориясенә һәм сайланган машинага бәйле рәвештә 10 проценттан 40 процентка кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Алексей Говырин хәбәр итте. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Дәүләт ярдәме беренчел кертем керткәндә исәпкә алыначак йә төп бурычны киметүгә китәчәк. Шул рәвешле, сатып алучыга кредитның азрак суммасын алырга кирәк булачак. Процент ставкасын һәм түләү вакытын кредит килешүендә беркетәчәкләр, дип ачыклык кертте депутат.

Дәүләт медицина оешмалары хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук инвалидлар 20 процент күләмендә ташлама ала алачак.

Ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган гаиләләр өчен күпчелек төбәкләрдә 10 процент ташлама каралган. Ерак Көнчыгыш федераль округында теркәлгән һәм аның территориясендә автомобиль сатып алучы бер балигъ булмаган балалы гаиләләр 25 процент ташламага исәп тота алачак.

Туры килә торган электромобиль яки Россиядә җитештерелгән эзлекле гибридны һөнәренә һәм гаилә хәленә бәйсез рәвештә теләгән һәркем сатып ала алачак. Ярдәм күләме машина бәясенең 35 процентына кадәр тәшкил итәчәк, әмма 925 мең сумнан артмаячак.

Махсус операция вакытында имгәнгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен кул белән идарә ителә торган автомобильгә 40 процент ташлама каралган.

Автомобиль яңа һәм 2026 елда яки 2025 елда чыгарылган булырга, транспорт чарасы паспорты 2025 елның 1 декабреннән дә иртәрәк рәсмиләштерелмәгән булырга тиеш.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре