Россиядә 18 яше тулмаган үсмерләргә банк карталарын әти-әни ризалыгы белән генә бирәчәкләр

Үзләренә генә бирмәскә! Россиядә 18 яше тулмаган үсмерләргә банк карталарын әти-әни ризалыгы белән генә тапшыра башлаячаклар. Илнең Дәүләт Думасы беренче укылышта шул хакта закон кабул иткән. Аңлашыла инде: бу, иң беренче чиратта, үсмерләр арасында мошенник корбаннарының санын киметү өчен эшләнә.

Хәзерге вакытта үсмерләр закон нигезендә әти-әни ризалыгыннан башка ниндидер финанс килешүләре төзи алмый. Ә менә банкта үзлегеннән генә исәп-хисап счеты ача ала. Моның өчен аңа 14 яшь тулган булырга тиеш. Илдә әнә шул кагыйдәне катгыйландырырга җыеналар да инде. Яңа закон гамәлгә кергәч, банкларга балигъ булмаган үсмер исеменә әти-әнинең язмача ризалыгыннан башка исәп-хисап счеты ачу тыелачак.

– Мошенниклар, үсмерләрне алдап, үз исемнәренә банк картасы алдыра. Аннары шул карталарны үзләренең кырын эшләрендә файдалана. Үсмердән фәлән мең сумга гына сатып алган банк картасы аша халыктан урлаган миллионнарны «әйләндерәләр». Шул рәвешле үсмерләр җинаятьтә катнашуларын сизми дә калалар, – дигән Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин бу уңайдан.

Рәсми саннардан аңлашылганча, илдә үсмерләргә рәсмиләштерелгән банк карталары саны ел саен 20–25 процентка арта бара. 2023 елда банклар 18 яше тулмаган 2 миллионлап үсмер исеменә исәп-хисап счеты ачкан.

Билгеле банкларның берсе узган ел 140 мең дропперны ачыклаган. Шуларның яртысыннан артыгына 20 яшь тә тулмаган. «Моңа кадәр мошенниклар дропперлыкка 25 яшьтән өлкәнрәкләрне җәлеп итә иде. Хәзер, нигездә, мәктәп балаларын, студентларны арадашчы итәләр. Аларны акча белән кызыктыру да, ышандыру да җиңелрәк», – диләр банкның матбугат үзәгендә.

Шуңа күрә хокук сакчылары берничә сәгать эчендә тиз генә күп итеп акча эшләп алырга тәкъдим иткән игъланнарны читләтеп узарга тәкъдим итә. Игътибар иткәнегез бардыр: бүген мессенджерларда, бигрәк тә «Телеграм»да андый игъланнар еш очрый.

Казанда яшәүче Илсөя Гарифуллинаның (исеме үзгәртелде. – Ред.) 9 сыйныфта укучы улы бер көнне мәктәптән шундый «эшлекле» тәкъдим белән кайткан. Чыгарылыш сыйныфта укучы бер малай аңа әти-әнисе кесә чыгымнарына дип ачкан картаны «сатарга» тәкъдим иткән. «Абыем шундый карталар җыю белән шөгыльләнә, бер банк картасы өчен 20 мең сум акча түли», – дигән ул.

– Улым миңа эч-серләрен сөйләмәсә дә, бәхеткә, әтисе белән бар нәрсәне уртага салып сөйләшәләр. Ул көнне дә әтисенә кайтып сөйләгән, банк картасын сатарга рөхсәт сораган ул. Эшнең нидә икәнен шундук аңладык инде. Сыйныф җитәкчесенә әйттек. Хәзер теге 11 сыйныф укучысы белән сөйләшүләр бара, – ди Илсөя.

Шуңа күрә бүген ата-анадан икеләтә уяулык сорала. Ник дигәндә, соңгы арада мошенниклар балалар ярдәмендә кырын эшләрен генә башкарып калмый, алар кулы белән ата-ананың да акчасын урлый башлады. Балага әти-әнисенең акчасын күчертер алдыннан мошенниклар төрле алымнар куллана. Үсмерләрнең бер ишен социаль челтәрдә фәлән кеше белән язышуын бар дөньяга фаш итү белән куркыта, икенче берсенә компьютер уенына кирәкле бушлай валюта алырга тәкъдим итә. Һәр ике очракта да эш ата-ананың банк картасы мәгълүматларын әйтү яки балага шуннан фәлән счетка акча күчертү белән тәмамлана.

Мондый аянычлы очракларның артуына, иң беренче чиратта, ата-аналар үзләре гаепле. Юрист Роман Архипов шул фикердә.

– Бала ата-ананың банк картасына кагылырга ярамавын белеп торырга тиеш. Үсмернең үз исеменә махсус банк картасы ачып, шунда кирәкле суммада гына акча күчереп торудан да яхшысы юк. Чит-ят кешеләр белән аралашырга, аларга бернинди шәхси мәгълүмат, парольләрне әйтергә ярамавын да яхшылап аңлатырга кирәк, – ди юрист.

Сүз уңаеннан, күптән түгел, Дәүләт Думасына мошенник ярдәмчеләре – дропперларны җинаять җаваплылыгына тарту турында закон проекты кертелде. Ул, мошенникларга банк карталары аша акча чыгарырга ярдәм итүчеләргә 100–300 мең сум күләмендә штраф салу яки өч елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүне күздә тота. Ә менә кешене дропперлыкка җәлеп итүчеләргә карата исә тагын да катгыйрак җәза кертмәкчеләр. Яңа закон кабул ителә калса, аларга ярты елга иректән мәхрүм ителү һәм 300 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф янаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре