Россиядә балаларның суга батып үлү очраклары кискен арткан. Соңгы ике атна эчендә суларда һәлак булган балалар саны ярты еллык күрсәткечтән артып киткән. Шул рәвешле 12-26 июнь аралыгында 86 баланың гомере өзелгән. Ә 1 гыйнвардан 12 июньгә кадәр бу күрсәткеч 80гә тигез булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълъматларына караганда, балалар башлыча әти-әниләреннән башка гына яки тиешсез урыннарга суга кергәндә харап була.
Гомумән, ел башыннан 26 июньгә кадәр суларда барлыгы 1244 кешенең гомере өзелгән. Шул исәптән соңгы ике атна эчендә 427 кеше (көненә якынча 30 кеше) батып үлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез