Россиядә цифрлы сум турында закон быел 1 июльдән үз көченә керергә мөмкин.
Дәүләт Думасы цифрлы сумны акрынлап киң әйләнешкә кертү һәм, товарлар һәм хезмәтләргә түләү өчен, Россия түләү системасына универсаль GR-кодны гамәлгә кертү турында закон проектын беренче укылышта хуплаган. Бу хакта “КП” хәбәр итә.
Закон проектында кредит оешмаларына цифрлы сум платформасында акрынлап кына хезмәтләр кертү бурычы йөкләнгән. Сәүдә предприятиеләре дә аларны этаплап, 2025 елдан кабул итә башлаячак. Россия банкының Директорлар советына операцияләрне һәм аларны үтәү срокларын җайга салу вәкаләтләре биреләчәк.
Законда “универсаль түләү коды” һәм “аны бирү буенча хезмәт күрсәтү операторы” төшенчәләре, шулай ук товарлар һәм хезмәтләргә цифрлы сумнар белән түләү өчен әлеге кодтан файдалануның мәҗбүрилеге күздә тотылган.
Цифрлы сумнарны универсаль түләү кодыннан файдаланып күчерү 2026 елдан башлана. Акча күчерү операторлары код яки сылтама рәвешендә клиентларның реквизитларын бирергә тиеш булачак.
Дәүләт Думасының Бюджет һәм салым комитеты әгъзасы Никита Чаплин билгеләп үткәнчә, универсаль түләү коды цифрлы сумнар белән түләүне тизрәк, иминрәк һәм хаталарсыз хәл кылу мөмкинлеге бирәчәк.
Закон проектын хуплау очрагында, ул 2025 елның 1 июленнән гамәлгә керәчәк.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Россиядә “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез