Wildberries маркетплейсы генераль директоры, аңа нигез салучы Татьяна Бакальчук кыз фамилиясенә кире кайткан. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән, дип яза “АиФ”.
“Иң яхшысы – үзең булып калу. Сезнең Татьяна (бүгеннән янә) Ким”, – дип язып куйган маркетплейсның генераль директоры.
 Wildberries маркетплейсы челтәренә нигез салган ханым быел июль аенда ире Владислав белән аерылышуын раслаган.
Исегезгә төшерәбез: узган атнада Мәскәү Кремле тирәсендә урнашкан Wildberries маркетплейсының төп офисы янында атыш оештырылган. Коралланган бер төркем ир-ат Владислав Бакальчук җитәкчелегендә компаниянең Мәскәүдәге офисын кулга төшермәкче булган. Атыш аркасында ике кеше үлгән, берничә кеше, шул исәптән ике полиция хезмәткәре зыян күргән.
Россия Тикшерү комитеты атыш очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Бакальчукка һәм тагын алты кешегә җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез