Россиялеләргә пенсияне тулысынча түләмәскә мөмкиннәр

Пенсия билгеләү өчен документлар рәсмиләштергәндә хата яки төгәлсезлек пенсионерның соңыннан алырга тиеш булган гомуми суммага зыян китерергә мөмкин. Бу хакта "Прайм" агентлыгына РУДН икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский искәртте.

Эксперт аңлатканча, мондый хәл булачак пенсияне алучының гаебе белән килеп чыгарга мөмкин - РПФның клиентлар хезмәтендә анкеталарны дөрес тутырмау аркасында.

Эксперт аңлатып узганча, һәр гражданин үзенең шәхси пенсия счеты белән дәүләт хезмәтләре порталында таныша ала. Моны иминият пенсиясен билгеләү алдыннан эшләү аеруча мөһим.

Әгәр эшнең кайбер вакытлары исәпкә алынмый икән, Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә һәм теге яки бу вакыт эчендә эш белән тәэмин ителүенә дәлилләр китерергә кирәк булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре